Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Маяк” – яраткан газетабыз!

"Маяк" - нефтьчеләрнең яраткан газетасы, - ди рәсемнән сезгә ягымлы елмаючы Рәмис Хәмидуллин. Ул "Татнефть -АзнакайРемСервис" ҖЧҖнең Наил Шәвәлиев җитәкчелегендәге 3 нче скважиналарга капиталь ремонт ясау цехының алтынчы бригадасында мастер булып эшли. Бирегә ул 2001 елда, Уфа нефть-техник университетын тәмамлаганнан соң килә. Һөнәр серләрен якыннанрак үзләштерү максатыннан, хезмәт юлын бораулаучы...


"Маяк" - нефтьчеләрнең яраткан газетасы, - ди рәсемнән сезгә ягымлы елмаючы Рәмис Хәмидуллин. Ул "Татнефть -АзнакайРемСервис" ҖЧҖнең Наил Шәвәлиев җитәкчелегендәге 3 нче скважиналарга капиталь ремонт ясау цехының алтынчы бригадасында мастер булып эшли. Бирегә ул 2001 елда, Уфа нефть-техник университетын тәмамлаганнан соң килә. Һөнәр серләрен якыннанрак үзләштерү максатыннан, хезмәт юлын бораулаучы ярдәмчесе буларак башлый. Менә дүрт ел инде үзе бригада җитәкли. Предприятиедә уздырыла торган еллык рейтинг нәтиҗәләре буенча аның коллективы өч ел рәттән беренчелекне бирми. Идарә итү компаниясендәге йөздән артык бригада арасында да төшеп калганнардан түгел - мактаулы сигезенче урында.

- Минем бер тәкъдимем бар: газетада капиталь ремонтчылар турында язмалар ешрак басылсын иде, - ди Рәмис Рәсим улы. - Хезмәттәшләребез турында рәхәтләнеп укыр идек. Безнең егетләр дә җылы сүзгә лаек дип уйлыйм!

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Бергә булыйк!

2011 елда без бер генә вакыйганы да күз уңыннан төшереп калдырмаска тырыштык, барысын да газетабыз битләрендә яктыртып бардык. Сезнең хатларыгызга, тәкъдим-киңәшләрегезгә колак салып, газетабызның эчтәлеген тагын да баету өстендә эшләдек.

Газетабызга язылуыгыз, безне укуыгыз өчен рәхмәт сезгә! Алга таба да шулай без сезгә, сез безгә кирәк булып яшәргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев