Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Маяк” мөхәррирен Әминә Вәлиева алыштырды

Районыбызның яшь лидерлары катнашында Дублер көне безнең “Маяк” газетасы редакциясендә дә истә калырлык узды.

Шәһәребезнең 5 нче мәктәбенең 9 А сыйныфы укучысы Әминә Вәлиева  бу көнен безнең белән үткәрде. Әминә киләчәк һөнәрен журналистика белән бәйләргә уйлаган.

–Әле минем бу һөнәр белән якыннан танышу өчен дә, үземне иҗатта сынап карау өчен дә вакытым бар, – ди ул.

 “Татмедиа” АҖ филиалының “Маяк” газетасы баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов аны коллектив, редакция эшчәнлеге белән таныштырып,  бик күп яңалыклар ачты.

–Бердән, җитәкче булуның никадәр җаваплы, тынгысыз хезмәт булуын төшенсәм, журналистлар, редакция хезмәткәрләре белән аралашу миндә көтелмәгән кичерешләр тудырды, онытылмас очрашу булды, – диде Әминә. –Әлегә кадәр район яңалыкларын газетадан укып торсам да, аларны кемнәр язуын күз алдына китерә алмый идем. Хәзер инде киләчәгемне журналистика белән бәйләү теләге тагын да үсте, редакция сукмагына эзем суынмас, дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев