Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Матур гаилә – бәхет нигезе

Бу көннәрдә Тәзкия апа һәм Шамил ага Усмановлар үзләренең тимер туйларын бәйрәм иттеләр. Тигез канатлар булып, бергә-бергә гомер итүләренә 65 ел аларның. Нәсимә ФАЗЛЫЕВА Бу көнне бәхетле пар яшәгән йорт чын бәйрәм төсен алды. Аларны котларга район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, район ветераннар советы җитәкчесе Миргасим Кәримов, ЗАГС бүлеге...

Бу көннәрдә Тәзкия апа һәм Шамил ага Усмановлар үзләренең тимер туйларын бәйрәм иттеләр. Тигез канатлар булып, бергә-бергә гомер итүләренә 65 ел аларның.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Бу көнне бәхетле пар яшәгән йорт чын бәйрәм төсен алды. Аларны котларга район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, район ветераннар советы җитәкчесе Миргасим Кәримов, ЗАГС бүлеге начальнигы Элфинур Хәйретдинова, эш урыннары - Азнакай май заводы һәм Лениногорск тампонаж конторасыннан хезмәттәшләре килеп котладылар, изге теләкләрен җиткерделәр.
... Шамил белән Тәзкия бер-берсен мәктәп елларыннан ук беләләр. 4 нче сыйныфтан башлап бер парта артында утырып укыйлар. Күрәсең, мәхәббәт хисләре шул вакытта ук бөреләнгән булгандыр. 17 яшеннән Бөек Ватан сугышына киткән Шамил 1947 елда исән-имин туган якларына әйләнеп кайта. Күкрәге тулы орден-медальле, алыптай гәүдәле, чибәр егеткә күзе төшкән кызлар да күп булгандыр. Ә Шамил мәктәп елларында бер парта артында утырган чибәр, акыллы Тәзкияне искә ала. Сабакташы Казан авиация заводында эшли икән, сугыш елларында да фронт өчен самолетлар ясауда катнашкан. Утны-суны кичкән егет артык уйлап тормый, Казанга китә һәм Тәзкияне үзе белән ияртеп кайтып та җитә. Кызның да мәхәббәте көчле булгандыр - отпуск алып кайткан җиреннән, Казанга кире баруны кирәк тапмый ул.
Тормыш дәвам итә. Бер-ике ел авылда механизатор булып эшләп алгач, Шамил ага нефтьче һөнәрен сайлый һәм гомере буена аңа тугрылыклы кала. Бораулаучы озак еллар дәвамында гаиләсе белән урыннан-урынга күчеп, нефть ятмалары эзләүдә катнаша. 1957 елда Азнакайга кайталар, лаеклы ялга чыкканчы бораулаучы булып эшли. Тигез, бәхетле гаиләдә бер-бер артлы дүрт бала дөньяга килә. Өлкән уллары - Нәсих полковник дәрәҗәсенә күтәрелә, моряк. Казан хәрби комиссариатында бүлек начальнигы булып эшләгән. Тәслимәләре - банк, райпо системасында эшләп лаеклы ялга чыга. Икенче уллары - Гамил ПАТПда машина йөртүче, кечеләре - Асия райпода бүлек мөдире. Бәхетле әби белән бабайның җиде оныгы, дүрт оныкчыгы бар.
Тугызынчы дистәне түгәрәкләп килүче бу парга карыйсың да, сокланып куясың. Никадәрле оптимизм, ихтыяр көче, тормышны ярату аларда. Ә бит нинди генә авырлыклар кичермәгәннәр. Бүген аларның сызлау-авыртуларга (Шамил ага - икенче,Тәзкия апа - беренче төркем инвалид), бөтен авырлыкларга үч итеп шатлыктан балкып утырулары үзе бер батырлык түгелме?!
Ә иң зур куанычлары - балалары, оныклары. Әти-әниләре, әби-бабаларын өрмәгән җиргә дә утыртмыйча, мул табыннар әзерләп йөгереп йөриләр. Гомер көзләрен балаларыңның кадер-хөрмәтендә кичерүдән дә зур бәхет юктыр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Матур гаилә – бәхет нигезе