Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әлкәйдә бәрәңге бәйрәме

Безгә язалар Узган елгы корылыктан соң әллә кайлардан кайткан бәрәңгене капчыклап алып ашадык. Ни дисәң дә үзебезнеке җанга ятышлы шул инде. Шөкер, быел бакчалардан мул уңыш җыеп алдык. Тансыклагангадыр инде, быел авылыбызда ел да уздырыла торган уңыш бәйрәме бәрәңгегә багышланды. Бәйрәм залы Зөлфия Салихова, Резеда Заһидуллина, Венера Газизҗанова, Гөлнара Низамова...

Безгә язалар

Узган елгы корылыктан соң әллә кайлардан кайткан бәрәңгене капчыклап алып ашадык. Ни дисәң дә үзебезнеке җанга ятышлы шул инде. Шөкер, быел бакчалардан мул уңыш җыеп алдык. Тансыклагангадыр инде, быел авылыбызда ел да уздырыла торган уңыш бәйрәме бәрәңгегә багышланды.

Бәйрәм залы Зөлфия Салихова, Резеда Заһидуллина, Венера Газизҗанова, Гөлнара Низамова үстергән чәчәкләр, гөлләр белән бизәлгән. Өстәлләрдә -көзге муллык - яшелчә, җиләк-җимеш. Кичәне алып баручы- лар - Раил Салихов һәм Ләйсән Заһитованың теле-телгә йокмый. Икенче икмәк турында бик күп мәгълүмат бирде алар. Авылдашлар алып килгән яшелчәләрнең уңганлыгын күр! 700 граммлы бәрәңге мәктәп бакчасында үскән булып чыкты. Инзилнең кабагы, Ришатның сарымсагы, Нәзирәнең гаҗәеп бәрәңгесе... Аш-су осталары Зинфира һәм Резеда пешергән кыстыбыйлар телеңне йотарлык.

Чит илләрдә үскән әллә нинди затлы җиләк-җимешләр дә үзеңдә үскәненнән файдалырак була алмый. Фельдшер Светлана Зиннурова сәламәт яшәү рәвеше турында үз чыгышында моңа янә басым ясады.

Бәйрәм күрке - җыр, бию. Үзешчәннәрнең һәр чыгышы алкышларга күмелде.

Авыл биләмәсе башлыгы Радик Адлер уен-бәйгеләрдә катнашучылар, җиңүчеләрнең һәммәсенә дә бүләкләр тапшырды. Ә шулай да призларның иң күркәме, мөгаен, «Маяк» газетасына яздырту булгандыр. Мул уңышларны җыйнап алгач, көзге озын кичләрдә яраткан газетабызны уку бәхете мәктәп коллективына һәм Галиевләр гаиләсенә елмайды.

Венера ГАЗИЗҖАНОВА, китапханәче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев