Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит!” акциясе бара

18-29 март көннәрендә Татарстанда, шул исәптән Азнакай муниципаль районында да "Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит!" Бөтенроссия наркоманиягә каршы акция үткәрелә. Халык игътибарын бу мөһим проблемага тагын да ныграк юнәлтү, афәткә юлыккан кешеләргә ярдәм итү, наркотиклар сатучылар белән бердәм көрәшү максатларында әлеге акция инде алтынчы елын оештырыла. Акция барышында...

18-29 март көннәрендә Татарстанда, шул исәптән Азнакай муниципаль районында да "Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит!" Бөтенроссия наркоманиягә каршы акция үткәрелә. Халык игътибарын бу мөһим проблемага тагын да ныграк юнәлтү, афәткә юлыккан кешеләргә ярдәм итү, наркотиклар сатучылар белән бердәм көрәшү максатларында әлеге акция инде алтынчы елын оештырыла.

Акция барышында һәркем "ышаныч телефоны" аша үз сорау-фикерен, тәкъдимен җиткерә ала. Сезнең белән наркоконтроль генә түгел, ә сәламәтлек саклау, мәгариф, яшьләр сәясәте белән шөгыльләнүчеләр, наркомания профилактикасы, аны дәвалау, тернәкләнү өлкәсе белгечләре, иҗтимагый һәм дини оешмалар вәкилләре дә аралашырга әзер. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмас. Һәр мәгълүмат операив тикшерелеп, шунда ук чара күреләчәк.

Сүз дә юк, наркотикларның законсыз әйләнеше фактлары буенча мәгълүматлар көн дә алынып тора. Аларның һәркайсы җитди тикшерелә. Узган ел гына да "ышаныч телефоны" акциясе вакытында 465 шалтырату булып, аларның яртысы наркотик кулланучыларны дәвалау, тернәкләндерү мәсьәләләре белән бәйле булган. Шалтыратуларның 141е наркотиклар һәм психотроп матдәләр сатуга кагылган. Идарә тарафыннан бу чорда 102 җинаять эше ачылган һәм административ хокук бозулар турында 77 беркетмә төзелгән. Бу саннар берәүне дә битараф калдырмас! Республика шәһәрләрендә гражданнарның уялыгы нәтиҗәсендә наркотиклар сатучы шактый кеше кулга алынган һәм хөкем җәзасы алган.

Әлбәттә, наркотиклар булган җирдә берәү дә тыныч, рәхәт яши алмый. Аларның ныклап җәелүе киләчәгебезгә куркыныч тудыра. Шуңа да мондый акцияләрне ешрак үткәрү хаҗәте туа. Әлеге афәтне бары тик бергәләп көрәшкәндә генә җиңә алачакбыз.

Шул рәвешле, акция барышында, ягъни ике атна дәвамында көн саен 9.00-18.00 сәгатьләрдә (843) 274-31-03 һәм тәүлек дәвамында (843) 274-30-30, 273-43-45 "кайнар линия" телефоннары аша сезне тыңларга әзерләр. Әлеге проблема белән бәйле барлык мәгълүматларны шулай ук үзебезнең Азнакай районында 7-33-99 (Яшьләр үзәге психологлары тыңлый), Бөгелмәгә 8(85594) 4-22-50 (наркоконтроль) телефоннары аша шалтыратып җиткерә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит!” акциясе бара