Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыскача

һәр атнаның шимбәсендә Азнакай шәһәренең Сөембикә урамында ("Кулинария" кибете тирәсендә) һәм Актүбә бистәсенең базар каршындагы мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырыла. Иртәнге 8.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр эшләгән ярминкәдә сезгә авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермерлык һәм шәхси хуҗалыклар үз продукцияләрен тәкъдим итәчәк. Үзләрендә җитештерелгән авыл хуҗалыгы товарларын сатарга теләүчеләрне сәүдә итәргә чакырабыз!...

һәр атнаның шимбәсендә Азнакай шәһәренең Сөембикә урамында ("Кулинария" кибете тирәсендә) һәм Актүбә бистәсенең базар каршындагы мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырыла. Иртәнге 8.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр эшләгән ярминкәдә сезгә авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермерлык һәм шәхси хуҗалыклар үз продукцияләрен тәкъдим итәчәк. Үзләрендә җитештерелгән авыл хуҗалыгы товарларын сатарга теләүчеләрне сәүдә итәргә чакырабыз!
Көзге муллыктан файдаланып калыгыз, ярминкәгә килегез!

***

Шәһәрдә 8нче октябрьдән агач үсентеләре утыртыла башлады. "МППБиО" хезмәткәрләре тарафыннан бүгенге көнгә 220 яшь агач утыртылган. Бу эшләр өчен "Татнефть" идарәсе махсус техника бирде, "МППБиО" оешмасы 2 махсус техника һәм 2 «КамАЗ» белән тәэмин итте. Агач утырту дәвам итә. Бүген Азнакайның 1 Май урамындагы иске мөселман зиратын чистарту буенча яшьләр өмәсе үтте.

***

Шагыйрә, журналист, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, «Маяк« газетасының бүлек мөхәррире Резеда Шәрипованың яңа - «Авызыңа бал да май» китабы дөнья күрде. Татарстан китап нәшриятында чыккан әлеге җыентыкта авторның төрле елларда иҗат иткән әсәрләре - бәян, шаян хикәяләре тупланган. Автор тормыштагы көлкеле һәм гыйбрәтле вакыйгаларны каләм очына эләктереп алып, укучыны елмаерга һәм уйланырга мәҗбүр итә. Хезмәттәшебезне яңа китабы белән ихластан котлыйбыз һәм иҗат уңышлары телибез.

***

Бу көннәрдә район эчке эшләр бүлегендә куанычлы вакыйга булды: отставкадагы полиция майоры Нурулла Ярулла улы Гобәйдуллинга югары бүләк - Россия эчке эшләр һәм эчке гаскәрләр ветераннар Советының "За заслуги" орденын тапшыру тантанасына җыелды. Орденны ветеранның күкрәгенә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айдар Шәмсетдинов такты. Шушы араларда үзенең 75 еллыгын билгеләп үтүче Татарстан эчке эшләр министрлыгының Мактаулы хезмәткәре, полиция отличнигы Нурулла Ярулла улы өчен генә түгел, ә элеккеге хезмәттәшләре өчен дә аеруча истәлекле мизгелләр иде ул.

***

Азнакай шәһәренең мәшгуль-лек үзәге эшсез һәм эш эзләүче гражданнарга Казан шәһәренә күчеп «Метроэлектротранс» МУП предприятиесендә эшкә урнашу мөмкинлеге турында хәбәр итә. Башкалага кадәр бару юлы һәм яшәп тору өчен торак юнәтү чыгымнары компенсацияләнә.
Тулырак белешмә алу өчен Солтангалиев урамы, 33нче йортта урнашкан "Азнакай шәһәренең мәшгульлек үзәге"нә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 4нче кабинет - тел. 7-57-90, 8нче кабинет - тел. 7-49-57.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыскача