Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыскача

Районда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган "Уңыш-2012" бәйрәмнәре дәвам итә. Бу көннәрдә "Тукай" ҖЧҖ фидакарьләре бәйрәм итте. Җәмгыять җитәкчесе Габделәхәт Рәфыйков, район вәкиле Хәлил Мөстәкыймов авыл хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән ихлас котлап, олы рәхмәт хисләрен белдерде. Тукайлыларның кәефләре күтәренке, күңелләрендә горурлык хисләре яна. Чөнки алар районда иң беренчеләрдән булып урып-җыю эшләрен...

Районда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган "Уңыш-2012" бәйрәмнәре дәвам итә. Бу көннәрдә "Тукай" ҖЧҖ фидакарьләре бәйрәм итте. Җәмгыять җитәкчесе Габделәхәт Рәфыйков, район вәкиле Хәлил Мөстәкыймов авыл хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән ихлас котлап, олы рәхмәт хисләрен белдерде. Тукайлыларның кәефләре күтәренке, күңелләрендә горурлык хисләре яна. Чөнки алар районда иң беренчеләрдән булып урып-җыю эшләрен тәмамладылар, иң зур уңыш та аларда: гектарыннан 37 центнер! Табыннар мул, кесәдә сентябрь ае өчен хезмәт хакы, гаиләгә бәйрәм күчтәнәчләре.

***

Бу көннәрдә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин җәмәгать судьялары бинасында булып, суд эшчәнлеге шартлары белән танышты. Биредә эшләүчеләрне иң борчыган проблемаларның берсе: бинага ремонт ясау турында эшлекле сөйләшү булды.

***

Хәрби исәп алып баруны оештыру һәм запаста булган гражданнарны броньлау буенча биләмәләр берәмлекләре, оешма-предприятие, учреждениеләр арасында барган смотр-конкурста «Бурение» ҖЧҖ, Азнакай районының үзәк сырхауханәсе һәм Актүбә бистәсе муниципаль берәмлеге Советы җиңү яулады.

***

Татарстан халкы ноябрьдә 4 көн рәттән ял итәчәк, шулай ук октябрь ахырында өстәмә ял көне көтә, ул 25 нче октябрьгә (Корбан гаетен бәйрәм итү көне) туры килә.
4 нче ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне - якшәмбе белән туры килә. РФ Хезмәт кодексының 112нче мәддәсе нигезендә ял һәм бәйрәм көне ял көне белән туры килгәндә, ул алдагы эш көненә күчерелә. Шулай итеп, 4 нче ноябрь якшәмбесеннән ял көне 5 нче ноябрь, дүшәмбегә күчерелә.

***

Районыбызның йөзек кашы, горурлыгы, "визитка"сы булган мәгърур Чатыр тау турында китаплар авторы Самат Мирсәетовның чираттагы - "Чатыр тау мизгелләре" дип аталган басмасы яңа гына табадан төште. Аны шәһәребезнең китап кибетләрендә алырга була. Китап бай эчтәлекле, кызыклы мәгълуматлар белән тулы, анда шулай ук якташ шагыйрьләребез иҗаты да урын алган.

***

Районның агросәнәгать комплексында 9 ай эчендә 21 терлек урлау очрагы теркәлгән. Бу узган елгы белән чагыштырганда 61,9 процентка күбрәк. 35 баш мөгезле эре терлек урланган. Әлеге фактлар милекне саклауга игътибарны көчәйтергә кирәклеге хакында искәртә.

***

Тик торган машинаның ни гаебе булгандыр, узган пәнҗешәмбедә кичен АПТС автотукталышына куелган Daewoo Nexia автомашинасын "кыйныйлар". Машинаның түбәсе, капоты, ишекләренә зыян салына. Көч-гайрәтләрен кая куярга белмәгән һөнәри лицейда белем алучы 1993-94 елгы 4 укучыны җинаять урынында ук эләктереп алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыскача