Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыскача

18 февраль көнне "Бердәм Россия" партиясе рәисе Дмитрий Медведевның ТРдагы региональ җәмәгатьчелек кабул итүе җитәкчесе, партиянең региональ сәяси советы секретаре урынбасары, ТР Дәүләт Советы рәисенең социаль сәясәт буенча урынбасары Василий Логинов Актүбә мәдәният йортында бистә халкын кабул итте. *** Яңарак кына узган "Сайрар сандугач иле" XVI балалар иҗаты фестиваленең проза...

18 февраль көнне "Бердәм Россия" партиясе рәисе Дмитрий Медведевның ТРдагы региональ җәмәгатьчелек кабул итүе җитәкчесе, партиянең региональ сәяси советы секретаре урынбасары, ТР Дәүләт Советы рәисенең социаль сәясәт буенча урынбасары Василий Логинов Актүбә мәдәният йортында бистә халкын кабул итте.

***

Яңарак кына узган "Сайрар сандугач иле" XVI балалар иҗаты фестиваленең проза номинациясендә Актүбә эшчеләр бистәсеннән Илья Красноглазов беренче дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булды. Укучысын бәйгегә югары дәрәҗәдә хәзерләгәне өчен "Татнефть" ААҖнең "Рухият" фонды Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йорты педагогы Нина Владимировна Хвалеевага рәхмәт белдерде.

***

Пенсия фондының Азнакай районы һәм шәһәре идарәсе кеше хокуклары буенча район вәкиле, халыкны социаль яклау идарәсе вәкиле белән берлектә 28 февральдә Хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрә. Пенсия, хезмәт закончалыгы һ.б. буенча сорауларыгыз булса, аларга бушлай консультация ала аласыз. Бу көнне сезне шәһәребезнең Төзүчеләр урамы, 10 адреста урнашкан Пенсия фонды идарәсендә көтәләр. Алдан язылу өчен телефон: 7-01-50.

***

9-11 февраль көннәрендә район территориясендәге дүрт шәхси секторда янгын очрагы теркәлгән. 9 февраль көнне иртәнге 8 сәгать 52 минутта 1 Май бистәсендә шәхси ихатадагы гаражда янгын чыга. Эчендәге автомобиль дә ут эчендә кала. Ут янгын кагыйдәләрен үтәмәүдән килеп чыккан. Шул ук көнне Чубар Абдул авылында мунча яна. Янгын мунча миче нык кызганнан килеп чыккан булырга мөмкин. 11 февраль көнне иртәнге якта Мөслим авылында торак йортта янгын чыга. Беренче тикшерү нәтиҗәләре - янгын кыска ялганыш нәтиҗәсендә килеп чыккан.
Азнакай районы буенча күзәтчелек бүлеге исегезгә төшерә: янгыннарның төп факторы булып кеше тора. Тормышыгызны, милкегезне куркыныч астына куймас өчен ут белән эш иткәндә игътибарлы булырга, электр, газ җиһазларының төзеклеген һәрдаим тикшереп торырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыскача