Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыскача

Менә-менә яз аена аяк басарга торабыз. Авыл хуҗалыгы өчен бик җаваплы чор - язгы чәчү эшләре көннән-көн якынлаша бара. Дүшәмбе көнне районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча киңәшмә узды. Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан Таһир Һадиев, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим...

Менә-менә яз аена аяк басарга торабыз. Авыл хуҗалыгы өчен бик җаваплы чор - язгы чәчү эшләре көннән-көн якынлаша бара. Дүшәмбе көнне районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча киңәшмә узды. Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан Таһир Һадиев, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов үз чыгышларында нәкъ менә шул мөһим чорга басым ясадылар. Хуҗалык җитәкчеләре алдына язгы кыр эшләрен тулы әзерлектә каршылау, кыска вакытта сыйфатлы итеп башкарып чыгу бурычы куелды. Район полиция бүлеге начальнигы урынбасары Рафаэль Әюпов авыл хуҗалыгы җитәкчеләренең игътибарын милекнең сакланышын тәэмин итүгә юнәлтте.

***

Авыл җирлекләрендә хисап җыелышлары, район белгечләренең халык белән очрашуы дәвам итә. Соңгы көннәрдә ул Мәсгут, Әсәй, Сарлы авылларында узды. Борчулы мәсьәләләр, авыл тормышын тагын да матуррак итү хакында мондый уртак сөйләшүләр үзенең уңай нәтиҗәсен бирми калмас.

***

21 февральдән Азнакай районы электр элемтәсе узелы район халкы өчен "ТНТ-Азнакай" программасын "Летай ТВ" интерактив пакетларында тапшыра башлады. Каналны ялгау һәм карау буенча мәгълүматны 7-23-03, 7-33-23, 7-12-48 телефоннары аша белешә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыскача