Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыскача

26 февральдә район Советы бинасында ТРда кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская гражданнарны кабул итте. Анда район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов һәм барлык социаль учреждениеләр, хокук сагы органнары, хәрби комиссариат җитәкчеләре катнашты. Барлыгы сигез кеше мөрәҗәгать итте. Кайбер мәсьәләләр урында хәл ителде, берничәсен Сәрия Харис кызы үз күзәтүенә алды. ***...

26 февральдә район Советы бинасында ТРда кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская гражданнарны кабул итте. Анда район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов һәм барлык социаль учреждениеләр, хокук сагы органнары, хәрби комиссариат җитәкчеләре катнашты.
Барлыгы сигез кеше мөрәҗәгать итте. Кайбер мәсьәләләр урында хәл ителде, берничәсен Сәрия Харис кызы үз күзәтүенә алды.

***

СССРның спорт мастеры Ш.Гыйльфанов истәлегенә узган бокс буенча республика беренчелегендә "Юбилейный" спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Артур Хәйруллин үз авырлык категориясендә бронза медальгә ия булды. Наратлы авылында авыр атлетика буенча уздырылган ярышларда шул ук спорт мәктәбеннән Ильяс Канәфеев, Әнсәр Сәфәргалиев, Рамил Мифтахов (тренерлары - Әҗүәт Миңнеханов) бүләкле урыннар алды.

***

15 мартта 10.00 сәгатьтә Азнакай районы буенча кадастр палатасында Росреестр Федераль кадастр палатасы филиалы директоры урынбасары Светлана Профирьева халыкны кабул итә. Җир участокларын, фатирларны, йортларны һәм башка корылмаларны исәпкә алу буенча сорауларыгыз булса, 7-63-31 телефоны буенча алдан язылып, тиешле консультация ала аласыз.

***

28 февральдә Яшьләр үзәгендә авыл җирлекләре яшьләре лидерларының киңәшмәсе узды. Анда сүз авыл яшьләренең тормышын җанландыру, аларны җәмәгатьчелек эшләренә, сәламәт яшәү рәвешенә тарту, алар өчен максатчан программалар хакында барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыскача