Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыскача

"Марс" ҖЧҖ базасында көтүлекләрне тулыландыру һәм терлекләрнең баш санын саклау буенча район агроформацияләренең ветеринария табиблары, зоотехниклары, көтүне тулыландыру технологлары, ферма мөдирләре катнашында теоретик семинар узды. *** "Морозко-2013" Бөтенроссия конкурсында Азнакай сәнгать мәктәбенең "Мимолетность" фортепиано ансамбле кызлары Алина Сабирова һәи Диана Рәфыйкова (җитәкчеләре - М.Муллина) икенче дәрәҗә лауреат булды. Әлеге бәйгедә...

"Марс" ҖЧҖ базасында көтүлекләрне тулыландыру һәм терлекләрнең баш санын саклау буенча район агроформацияләренең ветеринария табиблары, зоотехниклары, көтүне тулыландыру технологлары, ферма мөдирләре катнашында теоретик семинар узды.

***

"Морозко-2013" Бөтенроссия конкурсында Азнакай сәнгать мәктәбенең "Мимолетность" фортепиано ансамбле кызлары Алина Сабирова һәи Диана Рәфыйкова (җитәкчеләре - М.Муллина) икенче дәрәҗә лауреат булды. Әлеге бәйгедә Россиянең төрле төбәкләреннән меңнән артык коллектив һәм солист катнашты.
"Йолдызлык-2013" республика фестиваленең зона турында "Конферанс" номинациясендә Данил Берсенев (җитәкчесе - А.Берсенева) шулай ук икенче дәрәҗә лауреат исемен яулады.

***

Азнакайда туып-үскән, шушында иҗатка юл алган күренекле рәссамнәр, сынчыларыбыз Гөлнара Галиуллина һәм Руслан Латыйповның Казан Кремлендә "Гашыйклар корабы" үзенчәлекле проект күргәзмәсе бара. Республиканың дәрәҗәле җитәкчеләре аңа югары бәя бирергә өлгерде инде.

***

Кыш әле бирешергә җыенмый. Чаңгы базасы да 23 март көнне чаңгы ярышлары оештыра. Анда иң көчлеләр, иң җитезләр генә көч сынашачак. Димәк, чара кызык узачак.

***

19 мартта Әлмәттә республиканың көньяк-көнчыгыш районнары янгын частьлары арасында узган волейбол ярышларында Азнакайның 24 нче янгын часте командасы беренчелекне яулады. Баш хөкемдар Владимир Салун күчмә кубок тапшырганда соңгы ике елда азнакайлыларның спортта зур уңышлар яулавын билгеләп узды.

***

ЮХИДИ хезмәткәрләре бер төн эчендә (9-10 март) Татарстанда 115 исерек хәлдә машина йөртүче кешене туктаткан! Азнакайга килгәндә, ел башыннан 46 кеше эчкән килеш машина йөрткәне өчен җәзага тартылган, аларның өчесен тоткарларга да туры килгән. Юл фаҗигаләрендә 10 кеше, шулар арасында 1 бала зыян күргән, авариядә 2 кешенең гомере кыелган. Уйланырлык саннар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыскача