Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыскача

Инде хәбәр иткәнебезчә, төбәгебезнең данлыклы шәхесләре турында мәгълүматлар тупланган Азнакай энциклопедиясе әзерләнә. Аның редколлегиясе үз эшчәнлеген инде тулы көченә алып бара. Мәгълүматларны туплау эше тәмамланып килә. Әлеге документаль җыентыкка бирердәй әһәмиятле материалларыгыз булса, ай ахырына кадәр тапшыру кирәклеген онытмагыз. *** Аеруча сакланган табигый тыюлыкларга игътибарны арттыру максатыннан 25 марттан "Парклар...

Инде хәбәр иткәнебезчә, төбәгебезнең данлыклы шәхесләре турында мәгълүматлар тупланган Азнакай энциклопедиясе әзерләнә. Аның редколлегиясе үз эшчәнлеген инде тулы көченә алып бара. Мәгълүматларны туплау эше тәмамланып килә. Әлеге документаль җыентыкка бирердәй әһәмиятле материалларыгыз булса, ай ахырына кадәр тапшыру кирәклеген онытмагыз.

***

Аеруча сакланган табигый тыюлыкларга игътибарны арттыру максатыннан 25 марттан "Парклар маршы" халыкара акциясе игълан ителде. Быел ул "Тыюлыкларга - ышанычлы сак" шигаре астында уза. Акция кысаларында балалар, мәктәп укучылары арасында түбәндәге темалар буенча бәйгеләр игълан ителә: "Кыргый табигать утраучыклары" фотосурәтләр конкурсы; "Тыюлык табигате дөньясы" - янгынга каршы плакатларга конкурс; табигый тыюлыклар территориясе турында иң яхшы язмага конкурс. Иҗади эшләрне 30 апрельдән дә соңга калмый "Чатыр Тау" заказнигы администрациясенә (Азнакай, Николаев урамы, 8.) китерүегез сорала. Белешмәләр өчен тел: 7-87-58; e-mail: chatr-tau@mail.ru

***

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе каршында эшли торган умартачыларның квалификациясен күтәрү курсларында чираттагы укулар узды. Ул умартачылык буенча дәүләт автоном учреждениесе идарәсе раслаган 32 сәгатьлек программа нигезендә үткәрелде. Курслар мөдире - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең умартачылык буенча инспекторы Әдип Хаҗиев әйтүенчә, өч көн эчендә анда 100дән артык умартачы үзенең теоретик белемен үстергән, тәҗрибә уртаклашкан.
Курс эшенә Миргасим Усманов йомгак ясады, эшлекле фикерләрен җиткерде, бу өлкәдә яхшы күрсәткечләргә ирешкән өч умартачыны бүләкләде.

***

Узган җомгада 20.30 сәгатьтә Азнакай-Дүсем юлында юл фаҗигасе була. Азнакай ягыннан килгән КамАЗ-55111 машинасы шоферы тизлекне арттырып, каршы як юлга чыга һәм ВАЗ-21140 автомашинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә җиңел автомобильне йөртүче һәм аның янындагы бер пассажир тән яраларыннан урында ук вафат булалар, ә пассажирларның икенчесе җәрәхәтләр ала.

***

Тормыш авырлыклары алдында югалып калсагыз, килеп туган проблемаларыгызны ничек хәл итәргә дип кайгыга төшсәгез, төшенкелеккә бирелеп, дөньяга кул селтәргә ашыкмагыз! Республикада һәм районыбызда психологик ярдәм телефоннары эшли. Азнакай районы буенча 7-33-99, республика буенча "Сердәш-129" психологик ярдәм хезмәтенә 129 (бушлай) яки 8-843-279-55-80 (түләүле) номерлары аша тәүлек дәвамында мөрәҗәгать итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыскача