Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыскача

13 апрель, шимбә көнне 9.00 сәгатьтә, Азнакай шәһәренең Татарстан һәм Актүбә эшчеләр бистәсенең базар алды мәйданнарында авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә. Анда авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыклар халыкка үзләрендә җитештерелгән продукцияләрне тәкъдим итәчәк. *** Чәршәмбе көнне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше...

13 апрель, шимбә көнне 9.00 сәгатьтә, Азнакай шәһәренең Татарстан һәм Актүбә эшчеләр бистәсенең базар алды мәйданнарында авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә.
Анда авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыклар халыкка үзләрендә җитештерелгән продукцияләрне тәкъдим итәчәк.

***

Чәршәмбе көнне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рәмис Ханнанов җитәкчелегендә экологик комиссиянең чираттагы утырышы булды. Эшчәнлек барышында комиссия әгъзаларының чыгышлары, тәкъдим-фикерләре тыңланды. Төп юнәлеш эчәр суның чисталыгына, Кара елганы чистарту, төзекләндерү, шәһәр территориясендә агач утырту, язгы экологик өмәләр мәсьәләләренә юнәлтелде.

***

Мәгълүм булганча, инде шактый еллар районыбызда муниципаль район башлыгы, мәгариф идарәсе башлангычында мәктәп укучылары һәм укучылар коллективлары арасында оештырылган бәйге нигезендә "Чулпан" премиясе бирелеп килә. Аның максаты: иң сәләтлеләрне ачу, аларга ярдәм итү, игътибарны арттыру. Бу бәйгедә шәһәр, район, республика бәйгеләрендә, җәмәгать эшләрендә актив катнашучылар, төрле конкурсларда һәм фәннәр олимпиадаларында җиңүчеләр, лидерлар барлана. Бәйгенең беренче этабы 23 апрельгә кадәр дәвам итеп, бу чорда кандидатлардан материаллар туплана. Премияләр тапшыру (27 номинация буенча) тантанасы, һәрвакыттагыча, май аенда узачак.

***

Азнакай 6 нчы урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Айгөл Шәйхетдинова (җитәкчесе - Г.Әхмәтова) күптән түгел Мәскәүдә узган өлкән сыйныф укучылары өчен финанс базары буенча сигезенче Бөтенроссия олимпиадасының финал турында өченче урынны яулап, медаль белән бүләкләнде.

***

Быел Санкт-Петербургта "Табуретка" өченче Бөтенроссия театраль-поэтик балалар иҗат фестивале узачак. Анда төрле юнәлештәге (музыкаль, драматик, курчак һ.б) балалар һәм яшүсмерләр театр коллективлары катнаша ала. Сайлап алу турына заявкалар 31 майга кадәр кабул ителә. Фестивальнең регламенты һәм заявкалар формасы аның рәсми сайтында (http://taburetkafest.ru) бирелгән.

***

"Марс" кибетендә сатучы игътибарын шикле күренгән сатып алучыга юнәлдергән арада, икенчесе кереп, 24000 мең сумнан артык акча салынган янчыкны урлап чыгып китә. Әлеге факт буенча Яр Чаллы шәһәре кешесе кулга алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыскача