Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Крим-информ

Көч бар, ә акыл кая? 23 мар көнне 6 сәгать 20 минутта район үзәк сырхауханәсенә күкрәгендә кисү-чәнчү җәрәхәтләре белән, салмыш хәлдәге 1994 елгы егет китерелә. Сораштырудан соң Гагарин-Тукай урам урамнары чатында берничә таныш булмаган егетнең аңа тән җәрәхәтләре ясаулары һәм кара яшел төстәге ВАЗ 2112 яки ВАЗ 2110 маркалы автомобильгә...

Көч бар, ә акыл кая?

23 мар көнне 6 сәгать 20 минутта район үзәк сырхауханәсенә күкрәгендә кисү-чәнчү җәрәхәтләре белән, салмыш хәлдәге 1994 елгы егет китерелә. Сораштырудан соң Гагарин-Тукай урам урамнары чатында берничә таныш булмаган егетнең аңа тән җәрәхәтләре ясаулары һәм кара яшел төстәге ВАЗ 2112 яки ВАЗ 2110 маркалы автомобильгә утырып китүләре мәгълүм була. Оператив-тикшерү чаралар вакытында җинаять кылучының 1987 елгы Октябрьский кешесе булуы ачыклана.

Каракның бүреге яна

"Марс" кибетенә килүчеләр урлашуга күптән әзерләнгәннәр булса кирәк. Эш сәгатьләрендә ирләр киеме сата торган бүлеккә таныш булмаган ир кереп, киемнәр киеп карый башлый. Сатучы игътибарын "сатып алучы"га юнәлдергән арада, икенчесе кереп, 24000 мең сумнан артык акча салынган букча-кошелекны тиз генә урлап чыгып китә. Әлеге факт буенча 1985 елгы Түбән Кама егете кулга алынган.

Төнге караклар да йоклап ятмый. Узган атнада район авылларының берсендә капка төбендә торган машинаның аккумуляторын урлыйлар. "Кайнар эз"ләр буенча аның 17 яшьлек егет икәнлеге ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Криминформ