Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Котыру – куркыныч авыру

Районның кайбер авылларында кыргый төлкеләр барлыкка килгән һәм аларның йорт хайваннарына һөҗүм ясау очраклары күзәтелә. Урманай авылында төлке йөрүе, Тымытыкта бер этнең, ә Балтачта бозауның котыру авыруы йоктыруы ачыкланды. Котыру - кискен, йогышлы авыру. Вирус зарарланган хайванның селәгәендә була. Тешләсә, селәгәе тисә, сәламәт хайваннар һәм кешеләр авыру йоктыра. Көзге-кышкы чорда...

Районның кайбер авылларында кыргый төлкеләр барлыкка килгән һәм аларның йорт хайваннарына һөҗүм ясау очраклары күзәтелә. Урманай авылында төлке йөрүе, Тымытыкта бер этнең, ә Балтачта бозауның котыру авыруы йоктыруы ачыкланды.

Котыру - кискен, йогышлы авыру. Вирус зарарланган хайванның селәгәендә була. Тешләсә, селәгәе тисә, сәламәт хайваннар һәм кешеләр авыру йоктыра. Көзге-кышкы чорда бу авыру аеруча көчәя. Кайвакыт чир йоктырган хайванны аеру да читен. Алар үзләрен яхшы хис итәргә дә мөмкиннәр.

Этләр баштан хәлсезләнәләр, караңгырак урынга елышалар, чакыруга игътибар итмәсәләр дә хуҗасына, таныш кешеләренә иркәләнәләр, ялыйлар. Бу - чир йоктыру өчен аеруча куркыныч чор. Авыру билгеләре булмаса да, эт селәгәендә вирус бар дигән сүз. Икенче стадиядә эт ярсый башлый, әйберләрне йолка, җир тырмый, тәләсә нәрсәне чәйни, ашый, бәйдән ычкынырга омтыла. Бу вакытта ул бар нәрсәгә дә ташланырга, хәтта хуҗасын тешләргә дә мөмкин. Бәйдән ычкынса, юлында очраган терлекләр һәм кешеләргә ташланырга, бик еракка китеп югалырга мөмкин.

Шул ук вакытта аларда бугаз параличы да күзәтелә. Эт улаганга ошатып, карлыккан тавыш белән өрә, бик эчәсе килсә дә, эчә алмый, авызыннан бертуктаусыз селәгәе агып тора. Ярсыну акрынлап тынычлану һәм хәлсезләнү белән алышына. Соңыннан эт ятып кына тора һәм үлә.

Котырган кыргый хайваннар исә кешеләрдән курыкмыйлар, аларны тешләргә омтылалар. Мәсәлән, төлкеләр көтүлекләргә, фермаларга үтеп кереп, терлекләрне яралыйлар. Ул яралар еш кына бөтенләй дә сизелми.

Котыру вирусы хайванның селәгәендә авыру билгеләре ачыкланганчыга кадәр, 7-10 көн алдан барлыкка килә. Шуңа да кеше тышкы яктан сәламәт күренгән хайван аркылы бик тиз авыру йоктыра ала. Баш, бит, муен, кул бармаклары, аякны тешләсә, зарарлану мөмкинлеге аеруча зур.

Әгәр дә хайван тешләсә, яраны юарга, йод эрәмәсе белән эшкәртергә һәм кичекмәстән медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кешеләрне тешләсә, эт һәм мәчеләрне авыру билгеләре булмаган очракта да изоляцияләргә кирәк. Ә котыру авыруы йоктырган хайваннарны юк итү мәҗбүри.

Йорт-җирсез эт-мәчеләрне аулау таләп ителә. Йортта тәрбияләнүчеләре өчен дә аерым кагыйдәләр (теркәлү, борынчыклар кигертү, бәйдә тоту һәм башкалар) сакланырга тиеш. Шулай ук аларга ел саен котыруга каршы профилактик чаралар уздырылырга тиеш.

В.Саттарова, Азнакай дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев