Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Котлыйбыз Гобәйдуллин Нурулла Ярулла улын!!!

Кәкре Елга авылында туып, хәзергесе көндә Азнакай шәһәрендә яшәүче зур хөрмәткә лаек булган Гобәйдуллин Нурулла Ярулла улының гомер юлы күпләргә үрнәк булырлык. "Марс" хуҗалыгы, авыл җирлеге Советы, ветераннар советы аны 80 яшьлек юбилее белән кайнар котлый. Үзе әйтмешли, бәхетсез сугыш чоры балачагыгызны хөрмәтләп, Ходай Сезгә бәхетле гомер, тормыш иптәшегез Минниса...

Кәкре Елга авылында туып, хәзергесе көндә Азнакай шәһәрендә яшәүче зур хөрмәткә лаек булган Гобәйдуллин Нурулла Ярулла улының гомер юлы күпләргә үрнәк булырлык. "Марс" хуҗалыгы, авыл җирлеге Советы, ветераннар советы аны 80 яшьлек юбилее белән кайнар котлый.

Үзе әйтмешли, бәхетсез сугыш чоры балачагыгызны хөрмәтләп, Ходай Сезгә бәхетле гомер, тормыш иптәшегез Минниса апаны биргән. Сез бүген дә тигез, үрнәк гаилә.

Дистә еллар эчке эшләр бүлегендә эшләп, бик күп Мактау хатлары, медальләргә лаек булдыгыз. Эшләү чорында күп яшьләргә үз юлларын сайларга ярдәм иттегез. Алар бүген дә Сезгә рәхмәтле, Сезнең белән аралашып, сәлам биреп китәләр.

Нурулла агай! Сезгә киләчәктә дә район тормышында элеккечә актив катнашып, Минниса апа белән бер-берегезгә терәк, сау-сәламәт булып, озак гомер итүегезне теләп калабыз.

Иң изге теләкләр белән: Кәкре Елга авылы башлыгы Илгизәр Мөхәммәтҗанов һәм ветераннар советы рәисе Хәбип Баянов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев