Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Корбан гаетенә олы бүләк

25 октябрьдә республикабыз мөселманнары изге бәйрәм - Корбан гаетен билгеләп үтте. Азнакайлылыр өчен олы бүләк булып Зәңгәр мәчет каршында яңа мәдрәсә ачылды.Зәңгәр мәчет имам-хатыйбы Нәфис Хәкимов Азнакайда мәдрәсә төзү инициативасы белән 2009 елда ук чыккан, ләкин хуплау тапмаган. Төзелеш быелның апрелендә башланды, аны «Чатыр Тау» кибетләр челтәре директоры Руслан Шакиров...

25 октябрьдә республикабыз мөселманнары изге бәйрәм - Корбан гаетен билгеләп үтте. Азнакайлылыр өчен олы бүләк булып Зәңгәр мәчет каршында яңа мәдрәсә ачылды.Зәңгәр мәчет имам-хатыйбы Нәфис Хәкимов Азнакайда мәдрәсә төзү инициативасы белән 2009 елда ук чыккан, ләкин хуплау тапмаган. Төзелеш быелның апрелендә башланды, аны «Чатыр Тау» кибетләр челтәре директоры Руслан Шакиров җитәкләде. Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин төзелеш барышында булачак мәдрәсә янында һәр атна оешма-предприятие җитәкчеләре белән җыелыш уздырып, башкарылган эшләрне даими тикшереп торды, яңа бурычлар куйды. Уртак көчләр белән ярты ел эчендә матур бина салынды.Тышкы яктан җыйнак күренсә дә, эче иркен, аның бүлмәләре күп, һәр сыйныф кирәкле җиһаз белән тәэмин ителгән. Зәңгәр мәчет каршындагы Ислам башлангыч белем бирү мәдрәсәсе - үзебезнең, балаларыбызның традицион дини гыйлем, әдәп-әхлак тәрбиясе алу урыны. Дөрес, тәртипле, тату, матур итеп яшәргә өйрәнсәк, киләчәк көннәребез дә якты, тыныч, өметле булыр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Корбан гаетенә олы бүләк