Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Көн туса яңа хәбәр

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Мәдәният йортында чәчәкләр ярминкәсе оештырылды. Шәхси эшмәкәр Э.Шмелева азнакайлыларга күз явын алырлык букетлар, төрле композицияләр, өй гөлләре, сувенирлар тәкъдим итте. Кемнәрдер сатып алырга, ә кемнәрдер матурлыкка сокланырга килде. Әлмәт муниципаль хезмәт институтында мәгърифәтче, галим Риза Фәхретдин укулары кысаларында республикакүләм тәкъдир итү конкурсы узды. Анда Татарстанның 11...

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Мәдәният йортында чәчәкләр ярминкәсе оештырылды.

Шәхси эшмәкәр Э.Шмелева азнакайлыларга күз явын алырлык букетлар, төрле композицияләр, өй гөлләре, сувенирлар тәкъдим итте. Кемнәрдер сатып алырга, ә кемнәрдер матурлыкка сокланырга килде.

Әлмәт муниципаль хезмәт институтында мәгърифәтче, галим Риза Фәхретдин укулары кысаларында республикакүләм тәкъдир итү конкурсы узды.

Анда Татарстанның 11 районыннан 170 укучы һәм укытучының эше тәкъдим ителде. Азнакай районыннан олуг шәхеснең хезмәтләренә багышланган 14 чыгыш тыңланды.

ТР буенча РФ социаль страхование фондының 10 нчы филиалы үз өлкәсенә караган актуаль мәсьәләләр һәм үзгәрешләр буенча укулар уздырды.

Социаль страхование фонды белгечләре предприятие-оешмаларның страховой активларына отчетларны электрон юл белән тапшыру, страховательләрне исәпкә алу һәм теркәү, 2012 елда пособиеләрнең күләме, чыгымнарны каплау, производствода зыян күрүчеләргә пособие билгеләү тәртипләре, яңа исәп-хисап формалары, производство травматизмын кисәтү буенча чараларны финанслаштыру турында аңлаттылар.

АСВ бүлеге начальнигы А.Агаповның пилот проекты турында чыгышы зур кызыксыну уятты. 2012-2013 елларда ул барлык РФ субъектларында кулланыла башлаячак. Аның асылы - РФ социаль страхование фонды хисабыннан пособиеләр түләү схемасын үзгәртү.

Соңыннан белгечләр сорауларга җавап бирделәр.

«Азнакайнефть» идарәсе объектларында электр җиһазларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең сакланышын тикшерү буенча рейдлар уздырылды. Әлеге мәсьәләгә зур игътибар бирелә, чөнки статистика буенча янгыннарның һәрбер икенче очрагы электр чыбыкларының һәм аппаратларының төзексезлеге сәбәпле чыга.

Рейдлар электр җиһазларының канәгатьләнерлек торышта булуын күрсәтте. Узган елгы рейдлар белән чагыштырганда, кагыйдә бозу очраклары 11 процентка кимегән. Нефтьчеләрне электр энергиясе белән тәэмин итүче подстанцияләрдә дә тәртип бозу очраклары кимегән. Шулай да яктырткычлардан файдалануда төгәлсезлекләр ачыкланды. Техник персоналга әлеге кимчелекләргә игътибарны көчәйтү таләп ителә, дип хәбәр итә 24 нче янгын часте начальнигы урынбасары А. Никулин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев