Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Көн туса яңа хәбәр

1812 елгы Ватан сугышында җиңүгә 200 ел тулуга багышлап үткәрелгән республика тарихи-әдәби конкурсында районыбыз укучылары яхшы белемнәрен күрсәтте. Әлеге конкурста 21 районнан 72 мәктәп катнашты. 99 укучы арасыннан төрле номинацияләрдә 5 нче мәктәпнең 10 "Б" сыйныфы укучысы Нигина Турсунова, Балалар иҗаты үзәгеннән Регина Шәйхетдинова - беренче; Балалар иҗат үзәгеннән Эльза...

1812 елгы Ватан сугышында җиңүгә 200 ел тулуга багышлап үткәрелгән республика тарихи-әдәби конкурсында районыбыз укучылары яхшы белемнәрен күрсәтте.

Әлеге конкурста 21 районнан 72 мәктәп катнашты. 99 укучы арасыннан төрле номинацияләрдә 5 нче мәктәпнең 10 "Б" сыйныфы укучысы Нигина Турсунова, Балалар иҗаты үзәгеннән Регина Шәйхетдинова - беренче; Балалар иҗат үзәгеннән Эльза Миннебаева, Энже Арсланова, "Мәктәп музее активистлары" берләшмәсе әгъзалары - икенче; Югары Стәрле мәктәбенең "Туган як" берләшмәсе әгъзалары, Балалар иҗаты үзәгеннән Ләйсән Авзалова, Сөмбел Мөхәммәтова, Рания Сәхапова, Маргарита Гарипова өченче урыннарга лаек булды.

Жюри Азнакай районы мәгариф идарәсенең тарихи һәм әдәби мирасны саклау, яшьләрне сугышчан һәм рухи традицияләргә тарту буенча максатчан эш алып баруын билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев