Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Көн туса яңа хәбәр

Эш эзләсәгез 17 сентябрь көнне 10.00 сәгатьтә 89нчы профлицей бинасында район мәшгульлек үзәге эшмәкәрләр советы белән берлектә эшсез гражданнар һәм эш эзләүче өлкән яшьтәгеләр өчен вакансияләр ярминкәсе үткәрә. Мәшгульлек үзәге белгечләре һәркем белән аерым да, төркемләп тә консультацияләр үткәрергә әзер. Алар шулай ук хезмәт базарында мохтажлык зур булган һөнәрләр буенча...

Эш эзләсәгез
17 сентябрь көнне 10.00 сәгатьтә 89нчы профлицей бинасында район мәшгульлек үзәге эшмәкәрләр советы белән берлектә эшсез гражданнар һәм эш эзләүче өлкән яшьтәгеләр өчен вакансияләр ярминкәсе үткәрә.
Мәшгульлек үзәге белгечләре һәркем белән аерым да, төркемләп тә консультацияләр үткәрергә әзер. Алар шулай ук хезмәт базарында мохтажлык зур булган һөнәрләр буенча курслар үтү, квалификация күтәрү мөмкинлекләрен аңлатачак, профориентация хезмәтләре күрсәтәчәк.
Вакансияләр ярминкәсендә Азнакай муниципаль районы эш бирүчеләре һәм Алабуганың "ПО ЕлАЗ" ААҖ автомобиль заводы вәкилләре катнаша.
Мәшгульлек үзәге администрациясе


***


Районыбызда халыкның ялын оештыру белән бәйле кызыклы, эчтәлекле чаралар узып тора. 15 сентябрь - шимбә көнне 9.00 сәгатьтә балык тоту җене кагылган райондашларыбызга бәхет елмаячак. Сәпәй авылы буасында балык тотучылар турниры була. Килегез, күрегез, катнашыгыз! Катнашу шартлары белән aznakaevo-rt.ru сайтында таныша аласыз.


***


Районыбызда авыл хуҗалыгы тармагы соңгы елда Республика күләмендә алдынгылар рәтенә басты. Без беренчеләрдән булып урып-җыю эшләрен тәмамладык. Игеннәрнең тулаем җыемы һәм уңыш буенча (уртача гектарыннан 25 центнер) район дүртенче урында. Инде менә беренчеләрдән булып көзге чәчү, җир эшкәртү эшләрен дә тәмамладык. Уңыш җыеп алуның соңгы шәрехе: кукурузга күчтек. Аны 1800 гектардан җыеп алып, бөртеккә, силоска саласы бар. Кукуруз малкайларның рационын төрләндерүдә ярдәм итәчәк.
Икмәк, ит, сөт ризыклары янында балы да булса, табыннарыбыз тагын да ямьләнеп китәр. Районыбыз умартачылары ул яктан да сынатмый. Бүген алар зур киңәшмәгә җыелдылар. Ул хакта тулырак язманы газетабызның киләсе саннарыннан укырсыз.


***


Билгеле булганча, 14 октябрь көнне Азнакай муниципаль районында 13 округта җирле депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлаулар узачак. Шул уңайдан, газетабызда алдан хәбәр ителгәнчә, 13 сентябрь көнне редакциябез җирле сайлау комиссияләре әгъзалары катнашында , агымдагы елның 15 сентябреннән 12 октябренә кадәр сайлау алды агитациясе урнаштырырга теләк белдергән кандидатларга бушлай һәм түләүле басма мәйданны билгеләү буенча җирәбә уздырды. Димәк, сайлаулар турындагы законнар нигезендә, сайлау алды агитациясе кампаниясе "Маяк" газетасы битләрендә 19 сентябрь саныннан башланачак һәм 12 октябрь санында тәмамланачак. Әлеге чөрда редакция белән махсус килешү төзегән депутатлыкка дәгъва кылучы кандидатларга басма урын җирәбә күрсәткән көнне һәм тиешле күләмдә генә биреләчәк. Материаллар кимендә өч көн алдан кабул ителә.


***


Беларусь Республикасында «Татнефть»нең өченче ягулык салу станциясе ачылды. «Татбелнефтепродукт» ҖЧҖ тарафыннан эксплуатацияләнүче яңа станциягә бишенче номер бирелде, ул Е-30 Европа маршрутының һәм «Берлин-Түбән Новгород» II транспорт коридорының өлеше булган «Брест-Минск-Россия Федерациясе чиге» М-1 автоюлының 250нче километрында Беларусь Республикасы Брест өлкәсенең Барановичи районында урнашкан.


***


Сентябрь аенда физик мөмкинлекләре чикле өлкән яшьтәгеләрдән 19 кеше Актүбәдәге "Ак чишмә", 7 райондашыбыз Баулы шәһәрендәге "Березка" тернәкләндерү үзәгенә сәламәтлекләрен ныгытырга китәчәк. Район социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре райондашларыбызның үзвакытында сәламәтлекләрен ныгытуы өчен бар тырышлыкларын куялар.

***


Татарстан хөкүмәте һәм Президенты тарафыннан башланган "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" хәйрия акцияcе уңдырышлы туфракка төшкән булып чыкты. «Татнефть» ААҖ, шул исәптән «Азнакайнефть» идарәсе җитәкчелеге һәм профкомы да бер елны да әлеге акциядән читтә калмый. Быел да күпбалалы биш хезмәткәрнең гаиләләренә «Азнакайнефть» идарәсе җитәкчелеге мәктәп формалары, кирәк-яраклары салынган сумкалар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев