Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кәкре-Елга авыл җирлегендә спортны үстерүгә зур игътибар бирелә

Нефтьчеләр ярдәме белән төзелгән хоккей кортында тренер Насих Сабиров җитәкчелегендәге "Куәтле" командасы актив шөгыльләнә, райондагы барлык турнирларда да катнашып, лаеклы урыннар билиләр. Урта мәктәп базасындагы спортзалда физкультура укытучысы Ренат Сафин төрле спорт секцияләрен (волейбол, теннис,чаңгы) даими алып бара, шуның нәтиҗәсендә мәктәп командалары районда һәрвакыт алдынгы урыннарны яулый. Республика ярышларына да...

Нефтьчеләр ярдәме белән төзелгән хоккей кортында тренер Насих Сабиров җитәкчелегендәге "Куәтле" командасы актив шөгыльләнә, райондагы барлык турнирларда да катнашып, лаеклы урыннар билиләр. Урта мәктәп базасындагы спортзалда физкультура укытучысы Ренат Сафин төрле спорт секцияләрен (волейбол, теннис,чаңгы) даими алып бара, шуның нәтиҗәсендә мәктәп командалары районда һәрвакыт алдынгы урыннарны яулый. Республика ярышларына да чакырылучы Луиза Садриева, Рәзил Шәймиев, Зөһрә Баһаветдинова, Рәзил Сөнгәтуллин, Айбулат Мостафин кебек спортчыларыбыз мәктәп һәм авылның горурлыгы булып тора.
Төп составын туганнар Хайруллиннар һәм Садриевлар тәшкил иткән волейбол җыелма командасы район ярышларында һәм иптәшләрчә очрашуларда актив катнаша.
Авыл җирлеге кысаларында да төрле спорт чаралары даими үткәрелә. Ел саен волейбол ярышлары оештырабыз. Анда авыл спортчылары, гаилә командалары катнаша.
Март азагында Кәкре-Елга авылы мәдәният йортында пенсионерлар һәм инвалидлар өчен бильярд ярышлары оештырылды. Мавыктыргыч һәм югары дәрәҗәдә үткәрелгән чарадан катнашучылар бик канәгать калдылар һәм оештыручыларга зур рәхмәтләрен белдерделәр.
Илгизәр МӨХӘММӘТҖАНОВ, авыл җирлеге башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: КәкреЕлга авыл җирлегендә спортны үстерүгә зур игътибар бирелә