Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әкият дәвам итә...

23 декабрьдә Татарстан мәйданында шәһәрнең төп Яңа ел чыршысын ачу тантанасы булды. Бәйрәмгә килгән азнакайлыларны куян, төлке, аю һәм башка әкият геройлары каршы алды. Тантананың төп геройлары Кыш бабай һәм Кар кызы килгәнчегә кадәр шәһәрлеләрне район җитәкчеләре котлады. Малайлар, кызлар һәм аларның әти-әниләре чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнап, күңел ачтылар. Суык...

23 декабрьдә Татарстан мәйданында шәһәрнең төп Яңа ел чыршысын ачу тантанасы булды.

Бәйрәмгә килгән азнакайлыларны куян, төлке, аю һәм башка әкият геройлары каршы алды. Тантананың төп геройлары Кыш бабай һәм Кар кызы килгәнчегә кадәр шәһәрлеләрне район җитәкчеләре котлады. Малайлар, кызлар һәм аларның әти-әниләре чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнап, күңел ачтылар. Суык бабай шактый чеметүгә дә карамастан, беркем дә бәйрәмнән китәргә ашыкмады. Ул төнгәчә дәвам итте, чөнки һәркемнең дә әкиятне дәвам итәсе килә иде. Ә тылсымлы бәйрәм әле башлана гына һәм ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Яңа елны бергәләп каршылыйк, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев