Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кияү, кәләшләр кәбисә елын өнәми

2011 елның 11 ноябрендә, ягъни 11.11.11 саннары туры килгән көндә Азнакайда 12 пар гаилә корды, ә Татарстан буенча 800 пар туйларын үткәрде. Гасырга бер генә туры килә торган серле санлы көндә яшьләрнең гаилә корып җибәрергә ашкынуына гаҗәпләнәсе юк, чөнки ноябрь һәм декабрь туйларга бай булачак әле. Әйтик, 19 ноябрьдә 6...

2011 елның 11 ноябрендә, ягъни 11.11.11 саннары туры килгән көндә Азнакайда 12 пар гаилә корды, ә Татарстан буенча 800 пар туйларын үткәрде.

Гасырга бер генә туры килә торган серле санлы көндә яшьләрнең гаилә корып җибәрергә ашкынуына гаҗәпләнәсе юк, чөнки ноябрь һәм декабрь туйларга бай булачак әле. Әйтик, 19 ноябрьдә 6 пар никахын теркәсә, 10 декабрьдә андыйлар саны 11 булачак. Елның соңгы аенда ЗАГС бүлегенә өйләнешү турында инде 51 пар гариза биргән.

Бүлек хезмәткәрләре елның соңгы ике аенда өйләнешүчеләрнең күплеген алда кәбисә елына керүебез белән аңлаталар. Халык юрамалары кәбисә елында туй ясауны бик үк өнәми.

Үтеп баручы елның 31 декабре шимбәгә дә туры килә, өйләнешергә теләүчеләргә киртәләр юк. Әлегә бу көнгә никахларын рәсмиләштерү турында бер генә пардан гариза кергән.

2011 елның 10 аенда Азнакайда барсы 449 пар гаилә корды, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 21гә күбрәк. Аерылышучыларның ким булуы да зур куаныч-узган елның бу чоры белән чагыштырганда 26га кимрәк (2010 елда 210 булган).

Азнакайлылар халык юрамаларына ничек карый, кәбисә елына мөнәсәбәтләре нинди? Әнә шул сорау белән мөрәҗәгать итеп, газета укучыларыбыздан түбәндәге җавапларны алдык:

Суфия Фәйзуллина, укытучы:

-Кәбисә елы башкаларына караганда катлаулырак була дип уйламыйм. Элеккеге шундый 2000, 2004, 2008 еллар шәхсән үзем өчен уңышлы узды. Ә менә әбием гел әйтә торган иде: "Алда-кәбисә елы. Ничек киләсен белеп булмый, җиләк-җимеш, яшелчәне күбрәк әзерләп куярга кирәк". Өлкән буынны тормыш нинди генә сынаулар алдында калдырмаган шул, алар ризык кадерен яхшы белә...

Лилия Бадыкшанова, эшмәкәр:

-Кеше нигә ышанса, алдына шул килә. Ә мин бары тик яхшыны гына фаразлыйм һәм шулай булып чыга да. Кәбисә елы дип, пошаманда торырга кирәкми, һәр елның үз уңышлары, югалтулары. Туйлар үтеп торсын, бәхетләренә уралып сабыйлар тусын.

Рамил Хәсәншин, рәссам:

-Безнең белән ниндидер илаһи көч идарә итүенә ышанам. Әмма без тормышыбызда юрамаларның туры килүенә ышанып бетмибез шул. Кәбисә елының катлаулы булуын үз мисалымда исбатлаган юк, кешеләр әйтүе буенча гына беләм. Ул барыбыз өчен дә яхшы булсын, куанычлы хәбәрләр генә ишетеп яшик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев