Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Киләчәк безнең кулда

Миләүшә Заһидуллина лидер Алмаз Закировка аграр берләшмә значогын тапшыра Узган атнада әнә шундый исем астында район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Адель Вафин, «Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе» җәмәгатьчелек оешмасы рәисе Миләүшә Заһидуллина, универсиада-2013 дирекциясе вәкиле Мария Фадеева катнашында яшьләр форумы узды . Форум авыл яшьләрен...

Миләүшә Заһидуллина лидер Алмаз Закировка аграр берләшмә значогын тапшыра

Узган атнада әнә шундый исем астында район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Адель Вафин, «Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе» җәмәгатьчелек оешмасы рәисе Миләүшә Заһидуллина, универсиада-2013 дирекциясе вәкиле Мария Фадеева катнашында яшьләр форумы узды .

Форум авыл яшьләрен активлаштыру, аларны авыл мәсьәләләрен хәл итү, мәдәни һәм рухи байлыкларын саклауга тарту максатыннан уздырылды. Районның төрле оешма, предприятие, учреждениеләреннән килгән 500 яшь лидер яшьләр акцияләрен уздыру буенча фикер алыштылар.

Наҗәт Нәгыймов яшь кадрлар белән эшләүгә юнәлтелгән программаларның авылны үстерү буенча дәүләт программаларын тормышка ашыруда әһәмиятле өлеш булып торуын ассызыклады. Мондый чараларның яшьләрнең республика һәм районның иҗтимагый-сәяси тормышында актив рәвештә үз мәнфәгатьләрен белдерүе өчен кирәклеген әйтте.

Лидерлар ТР аграр яшьләр берләшмәсенең район берләшмәсен булдыру турындагы мәсьәләне карадылар. Берләшмәдә әлеге тәкъдимне хуплап каршы алдылар. Бүлекнең район советына авыл җирлекләренең барлык лидерлары керде, ә аның рәисе итеп Сәпәй авыл яшьләре арасыннан Алмаз Закировны сайладылар. ТР Дәүләт советы каршындагы яшьләр иҗтимагый палатасы вәкиле дә сайланды. Ул урынга Мәдәният йорты методисты Оксана Ильясова билгеләнде.

Миләүшә Заһидуллина үз чыгышында аграр яшьләр берләшмәсе турында сөйләде. Ул шулай ук «2011-2015 елларга Татарстан авыл яшьләре» программасын тәкъдир итте.

- Программага 20 район кереште инде, аларның лидерлары үзләренең социаль проектларын тормышка ашыру өчен грантка ия булдылар, илкүләм һәм халыкара форумнарда катнаштылар, үз эшләрен дәвам итү өчен ноутбуклар алдылар, - диде ул, азнакайлыларның үз сафларына керүенә сөенечен белдереп.

Ул авыл яшьләре лидерларына аграр берләшмә значокларын тапшырды.

Казаннан килгән волонтерлар яшьләрне активрак булырга һәм универсиада-2013тә волонтерлар булып катнашырга чакырдылар. Теләге булганнар анкеталар тутырып, тулы мәгълүмат ала алдылар.

Форум иҗади, хезмәт сөючән, төрле өлкәдә аерылып торган яшьләрне бүләкләү белән тәмамланды. Безнең аграр яшьләр берләшмәсе формаль берләшмә генә булмас, авыл яшьләре районда гына түгел, республикада да үзләрен күрсәтер дип ышанасы килә.

Гүзәл ТИМБАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев