Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кешегә авырлык эшләмәдем

"Хезмәтне сөяр өчен тырыш булырга кирәк", дигән әйтемнең асылын Мөслим районы Яңа Сәет авылы егете Рәиф Ганиев балачактан белеп үсте. Авыл баласына хас тырышлыгы, белемгә омтылышы, уйлаганын туры әйтә торган гадәте булгангамы, егеткә язмыш һәрчак хәерхаклы булды. Мәктәпне тәмамлаганда биреләсе алтын медаль белән килеп чыккан гаделсезлек тә аның кешеләргә булган...

"Хезмәтне сөяр өчен тырыш булырга кирәк", дигән әйтемнең асылын Мөслим районы Яңа Сәет авылы егете Рәиф Ганиев балачактан белеп үсте.
Авыл баласына хас тырышлыгы, белемгә омтылышы, уйлаганын туры әйтә торган гадәте булгангамы, егеткә язмыш һәрчак хәерхаклы булды. Мәктәпне тәмамлаганда биреләсе алтын медаль белән килеп чыккан гаделсезлек тә аның кешеләргә булган ышанычын сындыра алмый. Алга таба югары белемен дә ала, дәрәҗәле урыннарда да эшли. Әмма моңа ирешкәнче шактый баскычлар аша күтәреләсе бар иде әле Рәифкә.
Совет Армиясенә 1956 елда, техник училище тәмамлап, Казандагы хәрби заводларның берсендә эшләгәндә алалар аны. Карелиядә дүрт елга якын хезмәт итә. Шул чор эчендә өчьеллык партия мәктәбен тәмамларга өлгерә. Запаска чыккач, туры заводына кайта. Солдатка бер айлык ял тиешлеген әйтеп, җитәкчелек аны туган ягына озата. Тик Мөслимгә кайтып, ВЛКСМ райкомында эшләүче дусты Тимерхан Борһанов янына кагылу язмышын хәл итә дә куя аның. Тимерхан партия мәктәбе тәмамлаган дустын иртәгә узачак комсомол конференциядә катнашырга күндерә. Анда аны башта комиссия, аннан комсомол райкомы бюросы әгъзасы итеп сайлап куялар. Биш кешелек исемлек башында ул беренче, ә аннан соң, Мөслим РТСы баш инженеры, ТРның булачак беренче президенты Минтимер Шәймиев тора. Бюрода Рәифне ВЛКСМ райкомының беренче секретаре итеп сайлап куялар. Шул төнне ул туган авылы Яңа Сәеткә райкомол атында кайтып төшә. Иртәгәсен инде эшкә дә китеп бара...
Никита Хрущевның вак авылларны һәм районнарны берләштерү сәясәте килеп чыкмаган булса, Рәифнең киләчәк язмышы ничек булыр иде, анысы бер Аллаһы Тәгаләгә генә билгеле. Ул вакытта Мөслим районын Сарманга кушалар. Партия үз әгъзаләрен бер вакытта да урамда калдырмады. Рәиф Ганиевны Азнакай эчке эшләр идарәсенә участковой итеп билгелиләр. Җиде авыл тынычлыгы өчен җавап бирә башлый ул. Сәпәй авылында булган авыр җинаятьне бик кыска вакытта ачып, үзен таныта. Тик тормыш корырга гаилә, торыр өчен урын да кирәк бит әле. Шул проблема аны "Азнакайнефть" идарәсенең торак-коммуналь хуҗалыгына алып килә. Инженер булып эшкә урнаша. Шул ук елны Мәскәү нефть институтының яңа гына ачылган филиалына укырга керә, кичләрен укып белем ала. Тырыш, өметле булачак яшь инженерны идарә җитәчелеге тиз күреп ала, фатирлы да итә. Төплерәк белем алу нияте белән Рәиф Мәскәүгә, укуын көндезге бүлектә дәвам итәргә китә. Анда институтның җәмәгать эшләрендә актив катнашудан тыш, тулай торакта комендант, сантехник булып эшли. Шулай итеп, үз хәлен дә күрә, гаиләсенә дә ярдәм җибәрә.
Тау инженеры дипломы алган яшь белгеч Лениногорск УПНПиКРСының Актүбә цехында эшли, аннан шул ук идарә профкомын җитәкли, район дәүләт техник инспекциясендә (РГТИ) инспектор була. Шунда аны нефть-газ сәнәгате хезмәткәрләре профсоюзы Үзәк Комитетының техник инспекторы итеп эшкә чакыралар. Мәскәүдә яңа вазыйфага расланганнан соң, унике ел дәвамында шул вазифаны башкара: җиде районның нефть чыгару оешмаларына күзәтчелек итә. "Азнакайнефть" идарәсе белән дә тыгыз элемтәдә тора.
-Мин үз хезмәтемдә нефтьчеләр имгәнмәсен, җитештерү үз ритмында эшләсен, дип тырыштым. Каза күрүчегә дә, җитәкчегә дә авырлык салмадым, - ди Рәиф Ганиев. Шулайдыр. Алай булмаса, ул чорда эшләгән, аны яхшы белгән, аралашкан кешеләр урамда очрашканда, әллә кайдан күреп сәлам бирмәсләр иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кешегә авырлык эшләмәдем