Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кеше язмышы алар аша уза

Россиядә ЗАГС хезмәте оешуга 95 ел тулуны Азнакай ЗАГС бүлеге тантаналы төстә билгеләп үтте. Аларны район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләде, гаять күләмле эш башкаруларын билгеләп үтте һәм уңышлар теләде. Туганнан алып, соңгы юлга озатканчы, кеше язмышы әлеге хезмәт аша уза. Бүгенге көндә Азнакай ЗАГС бүлеге белән Элфинур Хәйретдинова җитәкчелек итә....

Россиядә ЗАГС хезмәте оешуга 95 ел тулуны Азнакай ЗАГС бүлеге тантаналы төстә билгеләп үтте.
Аларны район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләде, гаять күләмле эш башкаруларын билгеләп үтте һәм уңышлар теләде.
Туганнан алып, соңгы юлга озатканчы, кеше язмышы әлеге хезмәт аша уза. Бүгенге көндә Азнакай ЗАГС бүлеге белән Элфинур Хәйретдинова җитәкчелек итә. Аның кул астында баш белгеч Светлана Шакирова һәм әйдәр белгеч Зөлфия Гозәерова эшли, авылларда төп ярдәмчеләре - авыл җирлекләре башкарма комитетлары. Тырыш хезмәтләре өчен Сәпәй, Мәсгут, Мәлбагыш авыл җирлекләре башкарма комитеты секретарьлары Раушания Сәлимгәрәева, Сәмига Галиева, Лена Шакирова ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты һәм Мактау грамоталарына лаек булды.
-Безнең белгечләр үз эшләрен яратып, күңел җылысын биреп башкара. Соңгы елларда балалар туу артуы, бигрәк тә икенче, өченче һәм аннан күбрәк бала табулары куандыра. Гаилә - ул җәмгыятьнең кече формасы, гаилә нык булса, җәмгыятебез дә тотрыклы, көчле булыр, - ди Элфинур Вазыйх кызы.
Бәйрәмдә озак еллар шушы тармакта эшләгәннәргә "Азнакай районы - 80 ел" юбилей медальләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кеше язмышы алар аша уза