Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кемгә – бәйрәм, кемгә – эш...

Азнакайлыларның күпчелеге 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә күңелле бәйрәм итәчәк. Әмма Яңа ел төнендә эшләүчеләр дә җитәрлек, кайберләренә хәтта бик тыгызга да туры килә. Бу төнне эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре постта булачак. Участковыйлар кешеләр күпләп җыелган урыннарда, мәсәлән, чыршылар янында дежур торачак. Шәһәр буенча патруль һәм нәрәт тә көчәйтелә....

Азнакайлыларның күпчелеге 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә күңелле бәйрәм итәчәк. Әмма Яңа ел төнендә эшләүчеләр дә җитәрлек, кайберләренә хәтта бик тыгызга да туры килә.

Бу төнне эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре постта булачак. Участковыйлар кешеләр күпләп җыелган урыннарда, мәсәлән, чыршылар янында дежур торачак. Шәһәр буенча патруль һәм нәрәт тә көчәйтелә. Эчке эшләр бүлегендә хәбәр итүләренчә, Яңа ел төнендә еш кына сугышу, әйбер урлау, талаулар күзәтелә.

Юл хәрәкәте иминлеге сагына бу төнне 6 кеше чыгачак. ЮХИДИ хезмәткәрләре автомобиль хәрәкәте күп урыннарда, шулай ук чыршы яннарында дежур торачак.

Яңа ел төнендә Азнакайда - 4, Актүбәдә 1 ашыгыч медицина ярдәме бригадасы эшли. Башка елларда гражданнар егылып яки сугышып алган травмалар белән еш мөрәҗәгать иткән. Хәмерне күп эчеп агуланучылар да шактый. Ә өлкәннәр югары кан басымыннан зарлана. Яңа ел бәйрәмнәрендә салкын тидереп авыручылар саны да арта.

Бала тудыру йортында дөньяга туасы нәниләрне 2 акушерка, шәфкать туташлары, санитаркалар, 1 гинеколог, 1 анестезиолог көтә. 31 декабрьгә кадәр бәбәйләүчеләр стационарда 6-9 гыйнварга кадәр ятачак. Әгәр дә патология бүлеге гадәти көннәрдә тулы булса, 28 декабрьдән 2 гыйнварга кадәр пациентларның җитмәве күзәтелә.

Күпчелек таксистлар да бәйрәм төнен эштә уздырачак. 29 декабрьдән таксига бәяләр 40 процентка артачак - шәһәр буенча 70 сум булачак.

Икмәк пешерүчеләр 1 гыйнварда барлык азнакайлыларны яңа пешкән ипи белән тәэмин итү өчен төне буе тир түгәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев