Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күңелләрдә җылы хисләр калды

Якташ шагыйрәбез, язучы Резеда Шәрипованың юбилее уңаеннан бу көннәрдә иҗат кичәләре узды. Чалпы китапханәчесе Рәсимә Шәйхулова аны бик үзенчәлекле һәм җылы итеп оештырган иде. Кичәдә Р.Шәрипованың шигырьләре яңгырады. Чалпы сәнгать мәктәбе укытучысы Эльза Кашапова үзе язган көйләрен башкарды. Әби (Камышлы авылы китапханәчесе Розалия Гыймадиева) һәм Убыр туташ (Сукаеш авылы китапханәчесе...

Якташ шагыйрәбез, язучы Резеда Шәрипованың юбилее уңаеннан бу көннәрдә иҗат кичәләре узды.
Чалпы китапханәчесе Рәсимә Шәйхулова аны бик үзенчәлекле һәм җылы итеп оештырган иде. Кичәдә Р.Шәрипованың шигырьләре яңгырады. Чалпы сәнгать мәктәбе укытучысы Эльза Кашапова үзе язган көйләрен башкарды. Әби (Камышлы авылы китапханәчесе Розалия Гыймадиева) һәм Убыр туташ (Сукаеш авылы китапханәчесе Илсөяр Дәүләтова) чыгышлары һәркемне елмаерга мәҗбүр итте.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзия Хәйруллинаның "Авызыңа бал да май!" китабына күзәтүе үзе бер яңалык булды. Җәүһәрия Идиятованың 3 нче сыйныф укучылары Резеда апаларының шигырьләре белән бергә үзләре иҗат иткәннәрне дә сөйләде.
Азнакай балалар китапханәсендәге кичә шулай ук күңелләрдә җылы тәэсирләр калдырды. Китапханәчеләр Илсәя Миннегалиева һәм Тәслимә Корбанова Р.Шәрипованың иҗат юлы белән таныштырды. Район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин юбилярга район башлыгы исеменнән кайнар тәбрикләүләрен җиткерде һәм "Азнакай районына - 80 ел" медален тапшырды. Җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге җитәкчесе Фәрхәт Шәйхулов та изге теләкләрен белдерде.
Бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызының килүе әкияти могҗиза булды. Баш мөхәррир Гөлгенә Кәримова җитәкчелегендә "Маяк" газетасы редакциясе коллективы каләмдәшләрен әнә шулай үзенчәлекле итеп котлады.
6 нчы "Йолдызчык" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм 4 нче урта мәктәпнең 4 нче сыйныф укучылары авторның нәниләр өчен язылган шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләп, музыка мәктәбе укучылары скрипкада уйнап һәм җырлап сокландырды.
Һәм, әлбәттә, үзебезнең Азнакай сандугачлары, автор-башкаручылар Резеда Гыйләҗева белән Ландыш Шәрәфиеваның Резеда Шәрипова сүзләренә язган җырларын зал хискә бирелеп тыңлады.
Юбилярны ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Илүсә Нәбиуллина, язучылар Илдус Гыйләҗев, Фәйрүзә Исмәгыйлова, Мирсәй Гариф, башка каләмдәшләре һәм дуслары котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Күңелләрдә җылы хисләр калды