Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күңеле тулы яхшылык

Азнакай шәһәренең җылылык белән тәэмин итү системасын оештыруның башында торган Марсель Фәттаховка 2 гыйнварда 70 яшь тула. Марсель Сәгытдин улы дәһшәтле сугыш елында Мәндәй авылында дөньяга килә. Авыл кешесенең хезмәт сөючәнлек, намуслылык, гадилек кебек күркәм сыйфатларын туплап үсә. Бөгелмәнең техник училищесында вышкалар монтажлаучы һөнәрен үзләштереп, 1960 елда "Куйбышевнефтеразведка" идарәсенең бораулау...

Азнакай шәһәренең җылылык белән тәэмин итү системасын оештыруның башында торган Марсель Фәттаховка 2 гыйнварда 70 яшь тула.

Марсель Сәгытдин улы дәһшәтле сугыш елында Мәндәй авылында дөньяга килә. Авыл кешесенең хезмәт сөючәнлек, намуслылык, гадилек кебек күркәм сыйфатларын туплап үсә.

Бөгелмәнең техник училищесында вышкалар монтажлаучы һөнәрен үзләштереп, 1960 елда "Куйбышевнефтеразведка" идарәсенең бораулау разведкасы конторасында эшли башлый.

Армия хезмәтеннән соң егет Азнакай ЦПВСына котеллар ремонтлау буенча слесарь булып урнаша. Тырыш, эшен җиренә җиткереп башкаручы Марсельне мастер итеп билгелиләр. Ул читтән торып Лениногорск нефть техникумын тәмамлый, әмма коммуналь хуҗалык өлкәсенә тугры кала. Марсель Фәттахов өлкән механик, ПТО начальнигы, аннан Азнакай җылылык челтәре предприятиесенең начальник урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелә.

Аның тырышлыгы белән Актүбәдә үзәк котельныйның икенче чираты, квартал котельные, "Каенкай" ял базасы өчен котельный һәм шәһәр өчен мөһим башка объектлар сафка баса. Илнең төрле почмакларыннан җиһазлар алып кайтуда да ул үзеннән зур өлеш кертә. Мәсәлән, узган гасырның 80 нче еллар уртасында Украинадагы Сумск насос заводына челтәр насосларын алыштырырга баргач, аның гозерен кире кагалар. Марсель Сәгытдин улы аптырап тормый, партиянең Сумск өлкә комитетына мөрәҗәгать итә һәм өр-яңа насослар алып кайта. Алар әле бүгенге көндә дә хезмәт итә. Әнә шулай кешеләр белән уртак тел таба белә ул. Оештыру осталыгын исәпкә алып, аңа профсоюз комитетын җитәкләүне дә йөклиләр. Озак еллар дәвамында "Азнакайнефть" идарәсе цехлары, "Таткоммунэнерго" берләшмәсе, шәһәр предприятиеләре арасында коллектив үзешчән сәнгатьтә, спорт ярышларында һәм башка конкурсларда алдынгылар сафында бара. Спорт белән ул үзе дә яшьтән үк дус, әле дә чаңгы ярышларында сер бирми.

Бүгенге көндә предприятиенең ветераннар советы рәисе. Һәр кешене якыннан белә. Юбилярларны котларга онытмый, предприятие ветераннарының социаль мәсьәләләрен хәл итүдә бар тырышлыгын куя.

Ул һәрчак коллективны кайгыртып яши. Юкка гына "Алтын йөрәкле кеше" исеме бирелмәгән аңа. Күңелендәге җылылык, яхшылыкны тирә-юньдәгеләргә кызганмый өләшә.

Марсель Сәгытдин улы катлаулы хезмәт юлын бергә узган Леонид Маркензон, Таһир Хәйретдинов, Илдус Ханнановны һәм башка коллегаларын рәхмәт хисләре белән искә ала.

Гаиләсендә уллары Рамил белән Раил өчен - үрнәк әти, гомере буе укытучы булып эшләгән Зөвәйрә ханым өчен - ышанычлы тормыш юлдашы ул. Әтиләренә охшап, уллары да төпле, акыллы булып үскән. Икесе дә җитәкче урында, әти-әни үрнәгендә матур гаилә корып, кызлар үстерәләр. Гомер көзендә шуннан да зур бәхет булуы мөмкинме?

Азнакай җылылык челтәре предприятиесе коллективы Марсель Сәгытдин улы Фәттаховны ихлас күңелдән юбилее белән котлый һәм гаиләсе, туганнары арасында кадер-хөрмәттә, ныклы сәламәтлек белән озын-озак яшәвен, тыныч тормыш тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев