Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күңеле һаман балаларга тарта

Балалар иҗаты үзәгенең мәгариф музеенда кызыклы очрашулар еш була. Күптән түгел биредә ветеран укытучы Клавдия Ежова кунак булды. "Яшь туган якны өйрәнүче" берләшмәсе әгъзалары аның чыгышын кызыксынып тыңладылар. Клавдия Ивановна тумышы белән Ульяновск өлкәсенең Березовское авылыннан. Язмыш аны Азнакайга 1964 елда алып килә һәм ул 2 нче урта мәктәптә рус...

Балалар иҗаты үзәгенең мәгариф музеенда кызыклы очрашулар еш була. Күптән түгел биредә ветеран укытучы Клавдия Ежова кунак булды.

"Яшь туган якны өйрәнүче" берләшмәсе әгъзалары аның чыгышын кызыксынып тыңладылар.

Клавдия Ивановна тумышы белән Ульяновск өлкәсенең Березовское авылыннан. Язмыш аны Азнакайга 1964 елда алып килә һәм ул 2 нче урта мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укыта. Аңа инде 83 яшь! Педагог һаман да күңеле белән балалар арасында: укучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде, тырышып укырга, хезмәтне сөяргә, туган якны яратырга өндәде.

Укучылар исә аның турында альбом төзеп, мәгариф музеена бүләк итәргә вәгъдә бирделәр.

Т.Гарипова, мәгариф музее бүлеге мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Күңеле һаман балаларга тарта