Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кәеф һәрчак күтәренке булсын!

Азнакай Яшьләр үзәгендә балалар өчен мөхтәсибәтебез тарафыннан оештырылган "Кышкы уеннар" узды. Уеннарга 60 тан артык, шул исәптән авыллардан да, бала килде. Мөслим районы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Наз» социаль приютында тәрбияләнүче дусларыбыз бу көнне Азнакайда кунак булды. Яшьләр үзәге залында балалар "Мәрхәмәт" исемле мультфильм карадылар. «Рахмән» мәчете имамы Габделнур хәзрәт...

Азнакай Яшьләр үзәгендә балалар өчен мөхтәсибәтебез тарафыннан оештырылган "Кышкы уеннар" узды.

Уеннарга 60 тан артык, шул исәптән авыллардан да, бала килде. Мөслим районы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Наз» социаль приютында тәрбияләнүче дусларыбыз бу көнне Азнакайда кунак булды. Яшьләр үзәге залында балалар "Мәрхәмәт" исемле мультфильм карадылар. «Рахмән» мәчете имамы Габделнур хәзрәт кешеләрнең бер-берсенә мәрхәмәтле мөнәсәбәте, изгелек көче турында вәгазь сөйләде. Коръән сурәләре укылды, мәүлид башкарылды. Аннары саф һавада эстафета, уеннар, конкурслар узды. Катнашкан һәр бала бүләкле булды. Күтәренке кәефтә барысы да Ак мәчеткә юнәлделәр. Анда өлкәннәр белән берлектә кечкенәләр дә икенде намазын укыдылар. Кичен тәмле пылау белән сыйландылар. Чараның иганәчеләре "Наз" приюты балаларына һәм тәрбиячеләренә истәлекле бүләкләр, ә тәрбиячеләр, үз чиратында, "Кышкы уеннарны" оештыручыларга Рәхмәт хаты тапшырдылар, киләсе чара - "Намаз конкурсында" да очрашу өмете белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев