Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Карлсон– гимназиядә

Гимназия бинасы балалар тавышыннан шау-гөр килеп торды. Шәһәр мәктәпләренең 2 нче сыйныфлар эзтабарлары өчен "Карлсон һәм аның дуслары» маҗаралы уены старт алды. Аны Балалар иҗаты үзәге каршындагы "Лидер" мәктәбе активистлары оештырды. Шунсын әйтергә кирәк, лидерлар эшчәнлеге елдан-ел активлаша, колач җәя. Һәр чарага алар бик җентекләп әзерләнә, җитди карый. 130 яшь...

Гимназия бинасы балалар тавышыннан шау-гөр килеп торды. Шәһәр мәктәпләренең 2 нче сыйныфлар эзтабарлары өчен "Карлсон һәм аның дуслары» маҗаралы уены старт алды. Аны Балалар иҗаты үзәге каршындагы "Лидер" мәктәбе активистлары оештырды.

Шунсын әйтергә кирәк, лидерлар эшчәнлеге елдан-ел активлаша, колач җәя. Һәр чарага алар бик җентекләп әзерләнә, җитди карый. 130 яшь эзтабар катнашкан бу уенда да һәр этап ныклап уйланылды. Чарага мәктәпләрнең педагог-оештыручылары, вожатыйлар чакырылды.

Уен Карлсон турында мультфильм караудан башланды. "Телетапшыру"ны "Лидер" активистлары алып барды һәм аның барышында һәр дөрес җавап өчен йолдызчыклар тапшырылды. "Йолдыз сәгате"ндә Карлсон (7 нче мәктәп лидеры Искәндәр Шакиров) һич көтелмәгән сораулар биреп "башны катырды" һәм отрядлар дөрес җавапны тамаша күрсәтеп бирергә тиеш иде. "Сабый теле белән" тапшыруында Малай (2нче мәктәп лидеры Никита Синица) биргән сорауларга да тулы җаваплар алына торды. "Йолдызлар фабрикасы" тапшыруын алып барган Марат Йосыпов һәм Азалия Закирова (7 нче мәктәп) да авызларына гына каратып торды. Бөтен зал белән эзтабарлар гимнын башкардылар.

Уен-тамашалар арасында физкультминутлар да онытылмады, анда һәр отряд бик рәхәтләнеп катнашты. Яшь эзтабарлар сафына кабул ителүчеләрне котлап, лидерлар матур теләкләрен җиткерде.

Зөлфия Галимова, "Лидер" мәктәбе җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев