Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Карамалы авылында туган нигезләр яңара

Олыгаеп, кулдан эш төшкәч, әле дә телевизор бар дип, аны ачып, республика, ил яңалыларын тыңлап, концерт карап, вакыт үтә дә китә.

Яшь тә сиксәннән узган икән, ләбаса!  Бер көнне артист Илсаф җырлый:

Әткәйләрнең, әнкәйләрнең фатихасын алыйк,

Туган-үскән нигезләргә кайтып, йортлар салыйк...

Мондый акыллы, мәгънәле сүзләрне тыңлап туя алмассың. Менә шушы җыр  кулга каләм алырга этәрде. Күптән инде үзебезнең Карамалы авылында Төзүчеләр урамындагы егетләрнең эшләренә сөенеп йөри идем. Нәсим, Рәйхан, Фаиз, Мирхаҗиан, Илшат әти-әниләренең, әби-бабаларының иске нигезләрендә өр яңадан, ялт итеп, матур  биек йортлар салып куйдылар. Ихатада чәчәк, җимеш агачлары, яшелчә үстерәләр, кош-корт, мал-туар асрыйлар.

Үземнең дә өч балам бергә сөйләшеп-киңәшеп, туган йортны бер җәйдә төзекләндерделәр. Балалар, оныклар, оныкчыклар бергә җыелганда өйләр гөр килеп тора. Мунча ягылган, бәлеш пешкән, капка төбе машина  белән тулган. Ходаем, гомер буе шулай тату яшәсәләр иде дип телим.

Фәнүзә Рәфыйкова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев