Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кар бураннарын туздырып...

Дүшәмбе көнне "Юбилейный" стадионында Азнакай муниципаль район башлыгы кубогына картинг буенча II ачык кышкы ярышлар узды. Аларда Әлмәт, Азнакай, Баулы, Лениногорск, Октябрьский һәм Урыссу шәһәрләреннән 29 спортчы катнашты. Картингчылар яшь үзенчәлекләре буенча 6 төркемдә көч сынашты. Дүрт сәгатькә сузылган киеренке ярышта гомуми нәтиҗәләр буенча Урыссу, Октябрьский, Сарман командалары призлы урыннарны...

Дүшәмбе көнне "Юбилейный" стадионында Азнакай муниципаль район башлыгы кубогына картинг буенча II ачык кышкы ярышлар узды.
Аларда Әлмәт, Азнакай, Баулы, Лениногорск, Октябрьский һәм Урыссу шәһәрләреннән 29 спортчы катнашты. Картингчылар яшь үзенчәлекләре буенча 6 төркемдә көч сынашты. Дүрт сәгатькә сузылган киеренке ярышта гомуми нәтиҗәләр буенча Урыссу, Октябрьский, Сарман командалары призлы урыннарны бүлеште. 15-18 яшьлекләр арасындагы узышта Азнакайдан Марат Кәримов - беренче, Айрат Җиһаншин 3 нче урыннарны алдылар. Шатлык һәм шәп кәеф җиңүчеләрнең генә түгел, әти-әниләр, җанатарларның йөзендә дә балкыды. Ярышларны үз югарылыгында уздыруда оештыручылар - муниципаль район хакимияте, мәгариф идарәсе, Балалар иҗаты үзәге җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре - иганәчеләр - районның оешма-предприятиеләре зур көч куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кар бураннарын туздырып...