Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кадастр палатасыз гына исәпкә алу

Бернинди чират та юк, тәпиләп тә мәшәкатьләнмисең - кадастр инженерына нибары бер мөрәҗәгать итү җитә һәм мөлкәтне кадастр исәбенә алу буенча эш шунда ук башланып та китә. Шәйләгәнсездер, сүз кадастр инженеры һәм кадастр палатасы арасында урнаштырылган интернет аша электрон элемтә хакында бара. Бүген теләсә кайсы кадастр инженеры кадастр исәбе органыннан...

Бернинди чират та юк, тәпиләп тә мәшәкатьләнмисең - кадастр инженерына нибары бер мөрәҗәгать итү җитә һәм мөлкәтне кадастр исәбенә алу буенча эш шунда ук башланып та китә.

Шәйләгәнсездер, сүз кадастр инженеры һәм кадастр палатасы арасында урнаштырылган интернет аша электрон элемтә хакында бара. Бүген теләсә кайсы кадастр инженеры кадастр исәбе органыннан мөлкәт кадастры һәм дәүләт реестрына хокук турында мәгълүмат ала, җир участокларын һәм капиталь төзелеш объектларын учетка куя, интернет аша документлар җибәрә ала. Узган ел электрон элемтә аша җир участокларын кадастр учетка куюга меңгә якын гариза алынды. Бу меңләгән кешене әлеге учреждение бусагасын таптап, вакытын һәм нервларын юкка сарыф итүдән коткарды.

Гражданнарга уңайлыклар тудырылып, тиешле документлар булганда закончалык белән каралган шундый гаризалар белән кадастр учетына үзгәрешләрне электрон рәвештә кертү мөмкинлеге дә бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев