Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Исәп-хисап булса, байлык югалмас

Сишәмбе көнне Сәпәй авылында ("Азнакай АФ" ҖЧҖ) хуҗалык, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында көзге кыр эшләренә багышланган семинар-киңәшмә үтте. Нәсимә ФАЗЛЫЕВА Киңәшмә эшендә ТР буенча «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДУ филиалы җитәкчесе, урып-җыю һәм көзге кыр эшләре чорында районга беркетелгән вәкил Таһир Һадиев, Азнакай муниципаль район башлыгы урынбасары...

Сишәмбе көнне Сәпәй авылында ("Азнакай АФ" ҖЧҖ) хуҗалык, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында көзге кыр эшләренә багышланган семинар-киңәшмә үтте.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Киңәшмә эшендә ТР буенча «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДУ филиалы җитәкчесе, урып-җыю һәм көзге кыр эшләре чорында районга беркетелгән вәкил Таһир Һадиев, Азнакай муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов катнашты.
Т. Һадиев көзге җир эшкәртүнең технологик үзенчәлекләре хакында тирән эчтәлекле чыгыш ясады.
- Булган байлыкны бөртекләп сакламасаң, ул китә, - диде ул. - Тиешле таләпләр, технологияне үтәмәү, көзге кыр эшләрен дөрес оештырмау, контроль һәм исәп-хисап булмау - бу әнә шул байлыкны югалтуга китерә дә инде. Һәр хуҗалыкның көзге кыр эшләренә җентекле эшче планы булырга тиеш. Бу таләпләр үтәлмәсә, югары уңышка ышаныч юк.
Агросәнәгатьчеләр юкка гына "Азнакай АФ" ҖЧҖгә җыелмадылар. Чөнки биредә тәҗрибә уртаклашыр җирлек зур. Аларның конкрет эш планы бар. Биредә көн саен һәр механизаторның күпме ягулык тотуы, запчастьләр, эш сәгатьләре катгый исәпкә алынган. Әгәр дә механизатор экономияли һәм эше дә сыйфатлы икән, аңа төрле кызыксындыру чаралары да билгеләнгән. Кыскасы, чыгым һәм керемнең һәр тиене исәптә биредә, документлар тәртиптә. Монда һәр культураның үзенчәлеген исәпкә алып үз җир эшкәртү алымы кулланыла. Бу әлбәттә, иген уңышында уңай чагылыш тапмый калмый. Агрофирмалылар быел гектарыннан уртача 35 центнер иген уңышы алдылар.
Беренче карашка гап-гади генә тоелган җир эшкәртүнең үзенчәлекләре күп: багана, скважина кырларын яхшылап сөрү, эрозия процессын исәпкә алу, дым катламын саклап калу шартларын үтәү һәм башкалар.
Болар хакында эшлекле сөйләшү, фикер алышу Сәпәй авылы Мәдәният йортыннан басуларга күчте. Анда семинардагылар көзге җир эшкәртүнең барышы, технология алымнары белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Исәпхисап булса, байлык югалмас