Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җир өчен түләү булмаячак

Берәр мөһим сәяси чара якынлаштымы, шәһәрдә яшәүчеләр арасында төрле уйдырмалар йөри башлый. Соңгы көннәрдә таралган гайбәтләрнең берсе - шәһәр зиратларының шәхси затларга сатылуы, шуңа да кабер урыны өчен акча түләргә кирәк булачагы турында. Моңа һәм зиратларга кагылышлы башка сорауларга Азнакай шәһәре башкарма камитеты җитәкчесе Расих Шәкүров җавап бирә: -Сүз башында...

Берәр мөһим сәяси чара якынлаштымы, шәһәрдә яшәүчеләр арасында төрле уйдырмалар йөри башлый. Соңгы көннәрдә таралган гайбәтләрнең берсе - шәһәр зиратларының шәхси затларга сатылуы, шуңа да кабер урыны өчен акча түләргә кирәк булачагы турында. Моңа һәм зиратларга кагылышлы башка сорауларга Азнакай шәһәре башкарма камитеты җитәкчесе Расих Шәкүров җавап бирә:

-Сүз башында ук әйтеп куйыйм: шәһәрнең бер зираты да шәхси кулларга бирелмәде. Кабер урыны өчен җиргә дә түләү алынмый. Моны, сайлаулар алдыннан кайбер көчләрнең халыкның тынычлыгын бозу, канәгатьсезлек тойгысы тудыру, җирле властька ышанычны какшату өчен башкарылган эше дип кенә кабул итәргә кирәктер.

Шәһәрдә бүген ике мөселман (берсе тулган) һәм бер христиан зираты бар. Аларны карап тоту, чистарту, төзекләндерү эшләрен тендерда җиңеп чыккан "Азнакай МППБиОсы" җәмгыяте башкара.

Хәзерге вакытта зиратларда эш "Азнакай шәһәре биләмәсендә зиратларны карап тоту кагыйдәләре" буенча алып барыла. Җир участогы секторларга, рәтләргә бүленгән. Әйтик, 6 рәт саен 4 метрлы юл калдырыла. Кабер урынын билгеләү, аның өстенә корылмалар урнаштыру, халыкның зиярәт кылу вакыты, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары "Кагыйдәләр" белән билгеләнгән.

Шәһәрдә рәсми теркәлгән ритуаль хезмәтләр күрсәтү бюросы бар. Алар үз эшләре өчен генә акча ала.

Әгәр дә законсыз рәвештә кабер урыны өчен акча сорасалар, 7-19-60 яки 7-00-37 номеры буенча шәһәр башкарма комитетына хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев