Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Игътибар, акция!

Кошлар ашханәсе җим белән тулып торсын! Безнең якларда калучы чыпчык, ала карга, песнәк, чәүкә, саескан һәм башка кошларга кыш айларында азык табу кыенлаша. Шуңа күрә канатлы дусларыбызга ярдәм итәргә кирәк. Аларга җимлекләр ясап элик. Өстәлләребездә нинди дә булса ризык артып кала. Чүплеккә ташлаганчы, алар белән кошларны сыйлыйк. Хөрмәтле райондашлар! Быел...

Кошлар ашханәсе җим белән тулып торсын!

Безнең якларда калучы чыпчык, ала карга, песнәк, чәүкә, саескан һәм башка кошларга кыш айларында азык табу кыенлаша. Шуңа күрә канатлы дусларыбызга ярдәм итәргә кирәк. Аларга җимлекләр ясап элик. Өстәлләребездә нинди дә булса ризык артып кала. Чүплеккә ташлаганчы, алар белән кошларны сыйлыйк.

Хөрмәтле райондашлар! Быел - республикабызда Экология культурасы һәм тирә-як мохитне саклау елы. "Маяк" газетасы редакциясе әлеге уңайдан "Кошлар ашханәсе" дигән акция игълан итә. Ул 1 февральдән 15 мартка кадәр узачак. Әйдәгез, өлкәннәр дә, балалар да аңа бердәм кушылыйк!

Үзегезнең әлеге игелекле гамәлләрегез турында фотосүрәтләр белән газетабызга язып җибәрегез.

Иң күп җимлек ясаучыларны һәм оригиналь дип табылган җимлек хуҗаларын бүләкләр көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Игътибар, акция!