Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Игелек яхшылык булып кайтыр

Хәйрия концертында Декабрь ахырында Мәдәният йортында "Ятим балаларга Яңа ел бүләк итик!" дигән хәйрия концерты булды. Мәдәният идарәсе җитәкчесе Салават Миңнеханов сүзләренә караганда, әлеге концертны үткәрү тәкъдиме белән мәдәният идарәсенә халык мөрәҗәгать иткән. Җыелган акчаны Мөслим районындагы «Наз» балалар һәм яшүсмерләр приютына, ятим балаларга бирергә уйлаганнар. "Без ярдәм итәрлек балалар...

Хәйрия концертында

Декабрь ахырында Мәдәният йортында "Ятим балаларга Яңа ел бүләк итик!" дигән хәйрия концерты булды.

Мәдәният идарәсе җитәкчесе Салават Миңнеханов сүзләренә караганда, әлеге концертны үткәрү тәкъдиме белән мәдәният идарәсенә халык мөрәҗәгать иткән. Җыелган акчаны Мөслим районындагы «Наз» балалар һәм яшүсмерләр приютына, ятим балаларга бирергә уйлаганнар. "Без ярдәм итәрлек балалар саны алар язмышына битараф булмаган кешеләр санына бәйле",- диде С.Миңнеханов.

Хәйрия концертында зал тамашачылар белән тулы иде. Районыбыз сәнгать осталары иң яхшы чыгышларын бүләк итте. Алар арасында "Юлдаш", "Фантазия", "Бәхет" вокаль ансамбльләре, "Лилия" бию коллективы бар иде. Залдагылар видиоэкранда Түбән Кама рәссамы Алина Хәйруллина эшләрен тамаша кылды. Бу кыз "Минута славы" тапшыруында пыялага комнан сурәтләр ясау осталыгы белән сокландырган иде. Концертта татар эстрадасы йолдызлары Дилә Нигъмәтуллина, Салават Миңнеханов, Булат Җиһаншин катнаштылар.

"Лидер-Авто" ҖЧҖ генераль директоры Миргазиян Динмөхәммәтов, район электр челтәре хезмәткәрләре ятим кыз Гөлназга матди ярдәм күрсәтте. Бу көнне барлыгы 50 мең сум хәйрия акчасы җыелды. Ике йөздән артык чакыру билеты аз тәэмин ителгән һәм тәрбиягә бала алган гаиләләргә бирелде.

Концерт барышында мохтажларга кием-салым, уенчыклар җыю да оештырылды.

Оксана Ильясова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев