Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җиңү бистәсендә Җиңү бәйрәме

Район башкарма комитеты вәкиле Гөлия Сөләйманова һәм авыл җирлеге башлыгы Гөлсинә Шәвәлиева сугыш ветераннары белән Ни кызганыч, еллар узу белән Илгә Җиңү алып кайткан сугышчылар сафы сирәгәйгәннән-сирәгәя бара... Вахитов авыл җирлегендә ветераннар бүген нибары дүрт кеше калган. Алар белән аралашканда үзеңне, ирексездән, шул шанлы да, данлы да елларның шаһиты итеп...

Район башкарма комитеты вәкиле Гөлия Сөләйманова һәм авыл җирлеге башлыгы Гөлсинә Шәвәлиева сугыш ветераннары белән

Ни кызганыч, еллар узу белән Илгә Җиңү алып кайткан сугышчылар сафы сирәгәйгәннән-сирәгәя бара...

Вахитов авыл җирлегендә ветераннар бүген нибары дүрт кеше калган. Алар белән аралашканда үзеңне, ирексездән, шул шанлы да, данлы да елларның шаһиты итеп тоясың. Менә Мөнәвәрә апа Миңнуллина. Ул 1 нче Украина фронтында үзе йөрткән "Опель" йөк машинасы белән Киевтан алып Берлинга кадәр юл узган. Сергей Байшев Балтыйк буе республикаларын азат итешкән. Алексей Кузнецов 1942 елдан Үзәк фронт составында сугышкан. Смоленск янында авыр яраланган. Җиңү көнен Кенигсберг янында каршылаган. Фәтхелбаян Гыймаҗетдинов фашистларны Польшадан куып чыгаруда катнашкан. Бүген алар, авыл җирлегендәге 51 тыл ветераны белән бергә, Җиңү бәйрәменең мактаулы кунаклары.

Митингны җирлек башлыгы Гөлсинә Шәвәлиева ачты. Сугыш һәм хезмәт ветераннарын район башлыгы, район Советы һәм депутатлар корпусы исеменнән район башкарма комитеты вәкиле Гөлия Сөләйманова, "Агро ТНГС-И" ҖЧҖ директоры урынбасары Расих Габитов, ветераннар советы рәисе урынбасары Әлфирә Имәнгулова, элекке авыл Советы рәисе Фаина Яшина һәм башкалар тәбрикләде. Шәхси эшмәкәр Илсөяр Хөсәинова, гадәттәгечә, ветераннарга бүләкләрен өләште. Авыл яшьләре концерт күрсәтте, биредә туып үскән Ләйсән Ахунова өлкәннәргә үзенең җырын багышлады. Батырлар истәлегенә куелган һәйкәлгә мәктәп укучылары венок, чәчәк бәйләмнәре салды, тантаналы парадта узды.

Шундый ук онытылмас бәйрәм чарасы Чәкән авылында да булды. "Агро ТНГС-И" ҖЧҖ инвесторы Илдар Володкинның матди ярдәме белән ветераннар өчен ике авылда да мул табын әзерләнгән иде.

Наил Маликов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев