Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хәтер яши йөрәкләрдә...

Күптән түгел район-шәһәр Мәдәният йортының зур залында һәвәскәр тарихчы, язучы, якташыбыз Марсель Гариповның шул исемдәге иҗат кичәсе узды. Һәвәскәр тарихчы һәм язучы Марсель Гариповны (уңда) иҗатташ дуслары тәбрикли Җәмәгать эшлеклесе, Халыкара социаль-экологик берлек әгъзасы, нәсел-нәсбәте Зур Сукаештан булган Марсель Гариповны районыбызның әдәбият сөючеләре нәсел тамырларын өйрәнүче тарихчы, бөек шәхесләр язмышы...

Күптән түгел район-шәһәр Мәдәният йортының зур залында һәвәскәр тарихчы, язучы, якташыбыз Марсель Гариповның шул исемдәге иҗат кичәсе узды.

Һәвәскәр тарихчы һәм язучы Марсель Гариповны (уңда) иҗатташ дуслары тәбрикли

Җәмәгать эшлеклесе, Халыкара социаль-экологик берлек әгъзасы, нәсел-нәсбәте Зур Сукаештан булган Марсель Гариповны районыбызның әдәбият сөючеләре нәсел тамырларын өйрәнүче тарихчы, бөек шәхесләр язмышы турындагы әсәрләр иҗат итүче әдип Мирсәй Гариф буларак беләләр. Аның "Тымызык кына Ык ага", Габдулла Тукайның сөйгән кызы Зәйтүнәнең алдагы тормышына ачыклык кертүче "Мәңгелек мәхәббәт", әсирлектә вакытта тоткыннар арасында фашизмга каршы эш алып барганы өчен үлем җәзасына хөкем ителгән патриот шагыйрь, подполковник Хәйретдин Мөҗәйнең тормышы һәм иҗатында моңа кадәр билгеле булмаган ак тапларны ачыклауга багышланган эзләнүләре һәм башка хезмәтләре якташларыбызга яхшы таныштыр дип уйлыйм. Авторның дистәгә якын иҗат җимеше арасыннан быел гына дөнья күргән, туган төбәге - Зур, Банки, Түбән Сукаеш авыллары тарихын ачыклауга багышланган, аның кешеләрен данлаган "Без Сукаеш тырышлары" китабы якташлары, район тарихы белән кызыксынучылар өчен аеруча зур бүләк булды.

Әдипнең иҗат кичәсе дә шушы китапны тәкъдир итүгә багышланган иде. Әсәр, яңа гына басылып чыгуына да карамастан, район әдәбият сөючеләрендә, аеруча Сукаеш һәм аның тирә-як авылларында яшәүчеләрдә зур кызыксыну уяткан. Ышанып әйтергә була, ул үз халкы тарихын, нәсел тамырларын белергә омтылган һәркем өчен эзләнү чыганагы булып торачак.

Марсель Гарипов үз чыгышында хәтер китабы бәйрәменә килүчеләрне иҗаты, алга планнары белән таныштырды. Тарих җеп йомгагы сыман бит ул: очын бер тапсаң, сүтелә дә сүтелә. Әйтик, "Без Сукаеш тырышлары" чыкканнан соң, кызыклы яңа мәгълүматлар табылган. Шуңа күрә китапның тулыландырылган басмасы да әзерләнәчәк икән.

Кичәдә сүз алучылар арасында төрле җирләрдән һәм төбәкләрдән килгән каләмдәш дуслары, туганнары, якташлары, дуслары, әдәбият сөючеләр бар иде. Алар язучыга тарих сәхифәләрен барлау кебек изге эшендә алга таба да иҗади уңышлар теләделәр. Җирле артистларыбыз аңа җыр-биюләрен бүләк иттеләр.

Икенче көнне район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре шушындый ук очрашуны Зур Сукаеш авылында да оештырды.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев