Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хәтер эстафетасы

Август азагында Мәскәүдә «Хәтер эстафетасы» узды. Анда алты кеше составында Азнакайдан да делегация катнашты. «Хәтер эстафетасы» - ил масштабында ветераннар һәм яшьләрнең очрашуы. Бу очрашу яшь буында патриотизм, ил өчен җаваплылык хисләре тәрбияләсә, өлкән буын дәһшәтле сугыш елларын кабат искә ала. Казан шәһәренең Милли мәдәният үзәгендә республикадан 340 лап кеше...

Август азагында Мәскәүдә «Хәтер эстафетасы» узды.

Анда алты кеше составында Азнакайдан да делегация катнашты.
«Хәтер эстафетасы» - ил масштабында ветераннар һәм яшьләрнең очрашуы. Бу очрашу яшь буында патриотизм, ил өчен җаваплылык хисләре тәрбияләсә, өлкән буын дәһшәтле сугыш елларын кабат искә ала.
Казан шәһәренең Милли мәдәният үзәгендә республикадан 340 лап кеше җыелды. Биредә Бөек Ватан сугышының 67 еллыгына багышланган чара үтте.
Эстафета Мәскәүдә дәвам итте. Анда Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм яшьләр лидерлары катнашты. 89 нчы һөнәри лицей лидеры Алсу Мансурова сәяхәттә алган тәэсирләре белән уртаклашып: «Мәскәүдә экскурсиядә йөргәндә «Поклонная тавы»нда урнашкан Бөек Ватан сугышы Үзәк музее аеруча истә калды. Экспонатлар белән танышканнан соң, без ил өчен башларын салган сугышчылар истәлегенә чәчәкләр куйдык, бер минутлык тынлык белән аларны искә алдык. Минем бабам - Гаймалтдинов Шәрип Гаймалтдин улы да сугышта катнашкан, Берлинга кадәр барып җиткән. Мин бабам, аның батырлыгы белән горурланам», - диде һәм очрашуга баруны оештырган һөркемгә рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәтер эстафетасы