Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хөрмәтле азнакайлылар, очрашу кунаклары!

Сезнең Татарстаныбыз башкаласы Казан шәһәрендә зурлап җыелып фикер алышуыгыз, районның киләчәге турында кайгыртуыгыз матур күренеш. Бу уңайдан Сезнең һәркайсыгызны әлеге күркәм вакыйга белән чын күңелдән тәбрик итәм һәм изге ниятләрегезне тормышка ашыруда уңышлар телим. Азнакай - республикабызның иң гүзәл, иң бәрәкәтле районнарыннан берсе. Аның 250 еллык данлы тарихы, матур бүгенгесе,...

Сезнең Татарстаныбыз башкаласы Казан шәһәрендә зурлап җыелып фикер алышуыгыз, районның киләчәге турында кайгыртуыгыз матур күренеш. Бу уңайдан Сезнең һәркайсыгызны әлеге күркәм вакыйга белән чын күңелдән тәбрик итәм һәм изге ниятләрегезне тормышка ашыруда уңышлар телим.
Азнакай - республикабызның иң гүзәл, иң бәрәкәтле районнарыннан берсе. Аның 250 еллык данлы тарихы, матур бүгенгесе, өметле киләчәге бар. Ул үзенең бай табигате, хезмәт сөючән кешеләре, уңдырышлы басулары, күкрәп үскән мул игеннәре белән дан тота.
Азнакай - нефтьчеләр ягы да. Биредә илебез икътисады өчен бик мөһим булган кара алтын ятмалары үзләштерелә. "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте ярдәме белән Азнакай районы һәм шәһәре елдан-ел яшәрә, матурая. Нефтьчеләрнең кайгыртучан мөнәсәбәте район тормышының һәр өлкәсендә ачык чагыла дисәк тә һич арттыру булмас.
Азнакай - авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча тотрыклы эшләүче төбәк. Бүгенге көндә районда терлекчелекне үстерү, җирләрнең уңдырышлылыгын күтәрү буенча нәтиҗәле эш алып барыла. Крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерүгә, шәхси эшмәкәрлекне киң җәелдерүгә дә зур игътибар бирелә.
Азнакай - талантлар иле. Биредә туган җирнең кабатланмас матур табигатен, кешеләрен, йолаларын үз иҗатларына керткән дистәләгән әдәбият-сәнгать осталары - язучы-шагыйрьләр, сәхнә-эстрада йолдызлары үсеп чыкты. Алар арасында республикабызны данлаган, илкүләм шөһрәт казанган бөек шәхесләр күп.
Хөрмәтле азнакайлылар! Сезнең туган җиргә булган сагыну-ярату хисләрегезне аңлау читен түгел. Бер-берегезне барлап, үзара аралашып, якташларыгызның уңышлары белән горурланып яшәвегез аеруча сокландыра. Бу күркәм традицияне киләчәктә дә югалтмассыз дип уйлыйм. Һәркайсыгыз Азнакай төбәген, аның икътисадын һәм мәдәниятен үстерүгә үз өлешен кертер дип ышанам. Барчагызга нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим.
Рөстәм МИҢНЕХАНОВ,
Татарстан Республикасы Президенты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хөрмәтле азнакайлылар, очрашу кунаклары!