Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хәбәрләр

Донор көне үткәрелә 22 майда районда "Донор көне" үткәрелә. Кан тапшырырга теләүчеләрнең 8.00-14.00 сәгатьләрдә Азнакай район үзәк сырхауханәсенең элекке кан тапшыру бүлегенә (Хәсәншина ур., 21) мөрәҗәгать итүләрен сорыйбыз. Белешмәләр өчен тел. 9-49-50, 9-38-43. Ашыгыч пенсия ярдәме Медицина хезмәткәрләренең пенсия тәэмин ителеше турында хокукларын аңлату, шулай ук пенсия билгеләүдә аларны кызыксындырган...

Донор көне үткәрелә

22 майда районда "Донор көне" үткәрелә. Кан тапшырырга теләүчеләрнең 8.00-14.00 сәгатьләрдә Азнакай район үзәк сырхауханәсенең элекке кан тапшыру бүлегенә (Хәсәншина ур., 21) мөрәҗәгать итүләрен сорыйбыз. Белешмәләр өчен тел. 9-49-50, 9-38-43.

Ашыгыч пенсия ярдәме

Медицина хезмәткәрләренең пенсия тәэмин ителеше турында хокукларын аңлату, шулай ук пенсия билгеләүдә аларны кызыксындырган сораулар буенча консультацияләр үткәрү максатыннан бүгеннән районыбызның медицина учреждениеләрендә Пенсия фонды идарәсе белгечләре белән очрашулар үткәрелә башлады. Ул график нигезендә алып барыла һәм 24 майга кадәр дәвам итәчәк. 23 майда республиканың барлык медучреждениеләрендә "Ашыгыч пенсия ярдәме көне" үтәчәк.

Вакытында тапшырмасаң-штраф

ТР буенча РФ Юстиция министрлыгы идарәсе хәбәр итүенчә, 2011 елда үз эшчәнлеген дәвам итү турында мәгълүмат тапшырмаган өчен "Бердәмлек" грек-рим көрәше федерациясе"нең Азнакай шәһәр иҗтимагый оешмасына 2012 елның апрелендә беркетмә төзелгән.

Беркетмә карар чыгару өчен мировой судьяларга җибәрелгән. Мондый төр закон бозган өчен Административ кодекста 3 меңнән алып 5 мең сумга кадәр штраф каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев