Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Халыкка йөз белән

Агымдагы атнаның дүшәмбе киңәшмәсе традицион рәвештә оператив хәл белән таныштырудан башланып китте. Россия эчке эшләр министрлыгының Азнакай буенча бүлек җитәкчесе Илдар Шакиров белдерүенчә, узган атнада караклар оешмаларда, фатирларда актив эшчәнлек алып барганнар. "Хатын-кызлар ир-атлардан аермалы буларак, барлык документларны, шул исәптән банкомат карточкаларын, барлык акчаларын, ачкычларын сумкаларында йөртәләр. Җинаятьче шуннан файдалана...

Агымдагы атнаның дүшәмбе киңәшмәсе традицион рәвештә оператив хәл белән таныштырудан башланып китте.
Россия эчке эшләр министрлыгының Азнакай буенча бүлек җитәкчесе Илдар Шакиров белдерүенчә, узган атнада караклар оешмаларда, фатирларда актив эшчәнлек алып барганнар. "Хатын-кызлар ир-атлардан аермалы буларак, барлык документларны, шул исәптән банкомат карточкаларын, барлык акчаларын, ачкычларын сумкаларында йөртәләр. Җинаятьче шуннан файдалана да. Кайберәүләр банкомат карточкаларының кодына кадәр язып куя", - ди ул. Чыннын да, күп очракта "ачык авызлык" ярдәм итә дә инде каракларга.
Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шакуров каланың эшчәнлеге белән бәйле төп мәсьәләләргә тукталып, игътибарны урамнарны, кварталларны кардан чистартуга, ташулар белән куркыныч янаучы боз сөңгеләре белән бәйле мәсьәләләргә юнәлтте. Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин бу чорның бөтен җаваплылыгын тоеп эш итәргә чакырды. "Урамнарда йөрерлек түгел. Чистарту эшләре тиешенчә барырга тиеш. Бер генә боз сөңгесе дә зыян китермәсен", - диде ул. Ул шулай ук март аенда һава торышының кискен үзгәргән булуына да әзер булырга кирәклеген ассызыклады.
Киңәшмәдә Азнакай муниципаль районы күпфункцияле үзәге учреҗдениесе директоры Ильвира Пузырева чыгышы да тыңланды. Муниципаль район башлыгы үзәкнең эшчәнлеген уңай бәяләп, аларны һәм башка халык белән эш итүче оешмаларны халык мәнфәгатьләрен алга куеп, ягъни чын мәгънәсендә халыкка хезмәт итәргә чакырды.
Марсель Зөфәр улы атналык киңәшмәдә ташулар, язгы кыр эшләренә әзерлек, Бөек Җиңүнең 68 еллыгы, ветераннарны хөрмәтләү, юллар торышы, экологик халәт һәм башка мөһим мәсьәләләр буенча да күрсәтмәләрен бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Халыкка йљз белђн