Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Халык турында кайгыртып

Район үзәк сырхауханәсенең авыруларны дәвалау корпусына йөрүчеләрнең берсе дә соңгы вакытта биредә барган төзелеш эшләренә битараф калмагандыр, мөгаен. Беренче каттагы авыруларны кабул итү, реанимация бүлекләре, сәламәтлекне саклауны модернизацияләү буенча федераль программа нигезендә, тулысынча үзгәртеп корылды, яңа җиһазлар белән тәэмин ителде. Ашыгыч ярдәм автомобильләре авыр хәлдәгеләрне хәзер кабул итү, реанимация бүлекләре...

Район үзәк сырхауханәсенең авыруларны дәвалау корпусына йөрүчеләрнең берсе дә соңгы вакытта биредә барган төзелеш эшләренә битараф калмагандыр, мөгаен. Беренче каттагы авыруларны кабул итү, реанимация бүлекләре, сәламәтлекне саклауны модернизацияләү буенча федераль программа нигезендә, тулысынча үзгәртеп корылды, яңа җиһазлар белән тәэмин ителде. Ашыгыч ярдәм автомобильләре авыр хәлдәгеләрне хәзер кабул итү, реанимация бүлекләре өчен махсус ачылган ишек янына ук китереп куя. Беренчел ярдәм күрсәткән табиб яки фельдшер аны турыдан-туры бүлек табиблары кулына тапшыра. Шулай итеп, моңа кадәр ашыгыч ярдәм күрсәтү барышында була торган өзеклеккә юл калмый, авыр хәлгә таручының хәлиткеч минутлары табиб килгәнен көтеп узмый.

Бу ике мөһим бүлекне һәм аның эш шартларын үзгәртеп кору белән генә биредәге яңарышлар тәмамланмый әле. Авырулардан, алар янына йөрүчеләрдән кергән үтенеч һәм дәвалау учреждениесе администрациясе тәкъдимнәрен өйрәнеп, район җитәкчелеге сырхауханәгә йөрү юлын бинаның Хәсәншина урамына караган тарафыннан ачуны, җәяүлеләр капкасының ике ягына тимердән бизәкләнгән койма коюны, килүчеләр өчен урам ягында автомобильләр кую урынын булдыруны халык хаҗәтенә, аның эстетик зәвыгына ярашлы дип тапты. Шул максаттан, урамның ул өлешендәге җылылык, кайнар су магистрале торбалары яңаларына алыштырылды һәм җир астыннан уздырылды.

Сырхауханә биләмәсе тирәсендәге реконструкция эшләрен якын арада район сәнәгать предприятиеләре башкарачак.

Район үзәк сырхауханәсенең дәвалау корпусы биләмәсе киләсе язда менә шундый халәттә булачак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев