Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хакимият халык фикере белән кызыксына

Шушы көннәрдә район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров, торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты директоры Марат Авзалов һәм торак милекчеләре ширкәтләре җитәкчеләре фатирларда йөреп, халыкның ТСЖ эшчәнлегенә биргән бәясе һәм коммуналь хезмәтләргә хисаплаулар белән кызыксындылар. Электр һәм су счетчиклары күрсәткечләре буенча хисаплауларның дөреслеген билгеләү һәм фатир хуҗаларының...

Шушы көннәрдә район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров, торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты директоры Марат Авзалов һәм торак милекчеләре ширкәтләре җитәкчеләре фатирларда йөреп, халыкның ТСЖ эшчәнлегенә биргән бәясе һәм коммуналь хезмәтләргә хисаплаулар белән кызыксындылар.

Электр һәм су счетчиклары күрсәткечләре буенча хисаплауларның дөреслеген билгеләү һәм фатир хуҗаларының күпсанлы сорауларына җавап бирү өчен шәһәрдә ике атна дәвамында махсус оештырылган 7 комиссия эшли. Аның әгъзалары дәгъвалар кергән фатирларга барып, хәлне ачыклыйлар. Комиссия инде 60% тан артык йортны йөреп чыккан. Моннан тыш, һәр көнне Расих Шәкүров үз эш бүлмәсендә торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча халыкны кабул итә. Беренче көнне үк 50 кеше мөрәҗәгать иткән.

- Халыкның соравы беткәнче кабул итәчәкбез, - диде Расих Әхәт улы мондый чараларның әһәмиятенә һәм нәтиҗәлелегенә басым ясап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев