Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гомер кичү – диңгез кичү генә түгел

Озак яшәүнең серен, мөгаен, күпләр үз-үзеңне карап, яхшы тәрбияләп торуда күрәдер. Әмма иң болгавыр чорда туган, үз җилкәсендә сугыш, ачлык-ялангачлык кичергән буынның 90-100 яшькә җитүен ничек аңлатырга? Ә бит андыйларның саны районыбызда шактый. Март башында гына тагын ике ветераныбыз тугызынчы дистәсен тутырды. Таһира апа Мансурованың туган көне нәкъ хатын-кызлар бәйрәменә...

Озак яшәүнең серен, мөгаен, күпләр үз-үзеңне карап, яхшы тәрбияләп торуда күрәдер. Әмма иң болгавыр чорда туган, үз җилкәсендә сугыш, ачлык-ялангачлык кичергән буынның 90-100 яшькә җитүен ничек аңлатырга? Ә бит андыйларның саны районыбызда шактый. Март башында гына тагын ике ветераныбыз тугызынчы дистәсен тутырды.

Таһира апа Мансурованың туган көне нәкъ хатын-кызлар бәйрәменә туры килә. Әмма ул чакларда нинди бәйрәм ди! Алты балалы гаиләдә үскән кызга тормыш йөген бик иртә тартырга туры килә. Дүртенче сыйныфны тәмамлау белән колхозда төрле эштә кайнап үсә. Сарман районы Яңа Минзәләбаш кызын 1947 елда Кемерово өлкәсенә шахтага эшкә җибәрәләр. Ике елдан соң янә туган авылына кайта, Шәйхенур атлы бораулаучы егет белән танышып, гаилә кора. Район буйлап бер авылдан икенчесенә күченеп йөри торгач, 1964 елда Азнакайда төпләнәләр. Таһира апа озак еллар пешекче булып эшли. Шәһәребезнең 4 нче мәктәбен тәмамлаган укучылар аның тәмле ризыкларын һаман да сагынып искә алалар.

Шәйхенур абый белән өч бала үстереп, 51 ел матур гомер кичерәләр. Ире вафат булганга да унике ел инде. Таһира апаның 7 оныгы, 8 оныкчыгы бар. Бүген ул кызы Зинфира тәрбиясендә. Һәр яңа көннең кадерен белеп, балалары уңышларына сөенеп яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гомер кичү – диңгез кичү генә түгел