Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гөл-чәчәкле бәйрәм

Сишәмбе көнне район һәм шәһәр мәдәният йортында 8 март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантана үтте. Хөрмәтле хатын-кызларыбызны ишек төбеннән үк ир-егетләр сәламләп каршы алды. Фойеда хатын-кызларыбызның үзләре кебек үк гүзәл чәчәкләр, гөлләр күргәзмәсе оештырылган иде. Боларның барысы да күңелләргә бәйрәм һәм сафлык рухы өстәде. Ә тамаша залы һәр елдагыча...

Сишәмбе көнне район һәм шәһәр мәдәният йортында 8 март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантана үтте.

Хөрмәтле хатын-кызларыбызны ишек төбеннән үк ир-егетләр сәламләп каршы алды. Фойеда хатын-кызларыбызның үзләре кебек үк гүзәл чәчәкләр, гөлләр күргәзмәсе оештырылган иде. Боларның барысы да күңелләргә бәйрәм һәм сафлык рухы өстәде.

Ә тамаша залы һәр елдагыча шыплап тулган. Районыбызның гүзәл затларын Азнакай районы башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов котлады һәм фидакарь хатын-кызларыбызга районның 80 еллыгы юбилей медальләрен, чәчәкләр тапшырды. Аның котлавына «Азнакайнефть» идарәсе профком рәисе Рәфис Хәсәнов кушылды. Нефтьчеләр исеменнән изге теләкләрен җиткереп, «Ел хатын кызы» традицион бәйгесендә катнашкан һәр яктан да үрнәк хатын-кызларга бүләкләр тапшырды. Хатын-кызларыбыз үз җирлегебез сәнгать осталары тарафыннан хәзерләнгән концерт программасын алкышларга күмде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев