Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гаилә фермалары төзүчеләргә ярдәм зурдан

Чираттагы атналык киңәшмәне район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин яңа билгеләнгән җитәкчеләр белән таныштырудан башлады. МППБ и О ААҖ генераль директоры итеп әлегә кадәр "Сельхозжилсервис" МУП ҖЧҖ директоры булып эшләгән Валерий Тимиряев, ә "Сельхозжилсервис" МУП ҖЧҖ директоры итеп аның баш инженеры булган Зирәк Мәгъсүмов билгеләнде. Киңәшмәдә Азнакай эчке эшләр бүлеге...

Чираттагы атналык киңәшмәне район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин яңа билгеләнгән җитәкчеләр белән таныштырудан башлады.

МППБ и О ААҖ генераль директоры итеп әлегә кадәр "Сельхозжилсервис" МУП ҖЧҖ директоры булып эшләгән Валерий Тимиряев, ә "Сельхозжилсервис" МУП ҖЧҖ директоры итеп аның баш инженеры булган Зирәк Мәгъсүмов билгеләнде.

Киңәшмәдә Азнакай эчке эшләр бүлеге начальнигы И.Шакиров соңгы атнада райондагы оператив хәлне яктыртты. Ул игътибарны шушы көннәрдә ачыкланган наркотик матдәләрне законсыз саклау фактына юнәлтте һәм наркотикларга каршы көрәштә җәмгыяви активлык соралуына басым ясады. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы Д.Мусин районда яшьләр сәясәте үсешенә тукталып, «Азнакай» спорт, аэроклублар, хәрби хәрәкәтләр ветераннары оешмасы каршындагы картинг-клуб, "Форпост" һ.б. спорт һәм ялны оештыру берләшмәләре эшчәнлеге белән таныштырды.

Киңәшмәдә авыл хуҗалыгының көн кадагындагы мәсьәләләр хакында да сүз барды.

- Гаилә фермалары төзүдә республика, район бюджетыннан һәм "Татнефть" ААҖ тарафыннан зур ярдәм оештырыла. Быел тагын шундый 20 ферма төзү күздә тотыла, авылда яшәүчеләрнең үзләренең генә теләге булу һәм моңа тәвәккәлләп алынуы кирәк, - диде Марсель Шәйдуллин.

Ул авыл җирлекләрендә буш торган корылмаларны яңа хуҗаларга биреп, аларны яңарту, төзекләндерүдә ярдәм күрсәтеләчәге хакында да сүз алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев